Сөләйман парадоксы, яки үзеңә ничек булышырга?
Сизгәнегез бардыр: без барыбыз да башка кешегә киңәш бирергә сәләтле, әмма эш үзебезгә кагылса, гамәлләребез өчен җавап бирми башлыйбыз
Сизгәнегез бардыр: без барыбыз да башка кешегә киңәш бирергә сәләтле, әмма эш үзебезгә кагылса, еш кына шашкан адәм кебек бернинди кирәге булмаган өйберләр сатып алабыз һәм аферистларга ышанып, гамәлләребез өчен җавап бирми башлыйбыз. Әмма бар да алай ук начар хәлдә түгел, хәтта борынгы патшалар да үзләрен шулай тоткан. Сөләйман өченче яһүд патшасы булган һәм үз кешеләре арасында зирәклекнең үрнәге булып саналган. Кешеләр аның белән киңәшләшер өчен ерак юллар үткән. Ләкин патша үзенең зирәклеген үзенә бәла килгәндә кулланмаган. Йөзләгән җарияләре, байлык белән мактану һәм масаю, улына тиешле тәрбия бирмәү (Сөләйманның улы золымчы булып үсә), дәүләт казнасын әрәм итү - патша зирәксезлегенең үрнәге булып тора.
“Сөләйман парадоксы” дигән терминны Мичиган университетының психология профессоры Итан Кросс һәм Ватерлоу университетының фәлсәфә докторы Игорь Гроссман фәнни тикшеренүләре барышында билгели. Эксперимент барышында галимнәр, төрле ситуацияләр тудырып, кешеләргә проблема өстендә уйларга тәкъдим иткәннәр. Һәм, чыннан да, проблема шәхсән аларга кагылмаганда, сыналучылар яхшы киңәшләр бирә алган. Чөнки алар вакыйгаларның үсешенә, нәтиҗәсенә кагыла торган барлык факторларны анализлап, компромисс, чыгу юлы эзләгәннәр. Әмма вәзгыять турыдан-туры үзләренә кагылганда, сыналучылар акыл белән уйлау сәләтен югалта. Моны галимнәр “Сөләйман парадоксы” дип атаганнар. Кыскасы, кеше башкаларга акыллы һәм нәтиҗәле киңәш бирә алуы, әмма эш үзенә кагылганда, проблеманы акыл белән түгел эмоция белән чишү - “Сөләйман парадоксы”ның мәгънәсе.
Зирәклек ник юкка чыга?
Башка кешеләрнең проблемалары турында “аек” акыл белән уйлау җиңелрәк: бөтен хәлгә җитди карап, аны телесә нинди якка борып, барлык катнашучыларның мотивларын аңлап, анализлап була. Бу очракта баш миенең префронталь тышчасы зур роль уйный. Ул проблеманы чишү вариантларын “сортларга” һәм иң оптималь булганын табарга булыша.
Ә берәр хәл кешенең үзенә кагылса - монысы инде башка ситуация. Монда көчле эмоцияләр барлыкка килә һәм эшкә амигдала (мидәге ак матдә) керешә. Ул безнең курку, агрессия һәм башка хисләр өчен җавап бирә. Нәкъ амигдала стрес вакытында реакцияне билгели: сук, кач яки катып кал. Акыл белән эмоцияләр идарә итә башлангач, проблемага салкын баш белән килү авырая.
“Соломон парадоксы”н үз файдаңа ничек борырга?
Игорь Гроссман һәм Итан Кросс экспериментлар барышында кеше үзенә киңәшне өченче затка караган шикелле ясаса, акылның һәм зирәклекнең “кире урынына кайтуын” билгеләгән. Бу ачышны эмоцияләрне үз кулыгызда тота алмасагыз кулланырга кирәк.
Проблеманы сезнең белән түгел, ә башкалар белән килеп чыккан кебек уйларга тырышыгыз. Мәсәлән, үзегезне комментарий бирүче, яки шәрехләүче кебек күзаллагыз. Бу очракта сез, чыннан да, каушау, курку хисләрен читкә куеп, проблеманы чишә алачаксыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев