“Текә” мәктәпләр...
Һәр кеше дә уку-укыту системасы белән яхшы таныш : үзе укыган, балалары укыган, оныклары укый... Әлеге системада 25 елдан артык эшләгән кеше буларак, һай, минем дә әйтәсе фикерләрем җитәрлек...
Белгәнебезчә, 2023 ел Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә «Педагоглар һәм остазлар елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан уку йортлары, укытучылар турында рәхәтләнеп сөйләштек, кичәләр оештырдык, остазларны бүләкләдек, зурладык, бугай... Беркемгә дә сер түгел: әлеге темага кереп китсәң, рәхәтләнеп сөйләшергә, истәлекләргә чумарга, бәхәсләшергә, тәнкыйтьләргә була. Чөнки һәр кеше дә уку-укыту системасы белән яхшы таныш : үзе укыган, балалары укыган, оныклары укый...
Әлеге системада 25 елдан артык эшләгән кеше буларак, һай, минем дә әйтәсе фикерләрем җитәрлек... Бүген сүзем гомуми белем бирү уку йортлары – мәктәпләр турында. Билгеле инде сүзем укытучыларның белем һәм тәрбия бирүдән тыш кәгазьгә, электрон көндәлекләргә батып ятуы, 100 төрле чара оештыруы, укучыларның укуга мөнәсәбәте турында түгел. Бүген сүзем “текә” һәм “текә булмаган” мәктәпләр турында!..
Бөтен Рәсәй буенча гына түгел, хәтта Татарстанда да шәхси балалар бакчасы, шәхси мәктәпләрнең саны көннән-көн арта. Димәк, (!) республика халкы шәп яши, мул тормышта яши...
Әйе, бүгенге көндә кемнәрдер гади авыл мәктәбендә, гади район, шәһәр мәктәбендә тиешле белем бирелми дип көлемсерәргә, балаларын шәһәрнең бер читеннән икенче читенә йөртергә, кулъяулык алыштырган кебек мәктәп алыштырырга, “текә” мәктәпләр сайларга мөмкиннәр.
Инде шул “текә” мәктәпләр исемлеген бер күз белән генә булса да карап китик. Хәтерләсәгез, һәркемгә билгеле булган “Бизнес-онлайн” газетасы уку йортларының күрсәткечләренә, укучыларның олимпиадада җиңүләренә, сораштыруларга карап хәтта аларның рейтингын да төзегән иде. Имеш, 1 урынны Бутлеров урамының 54 нче йортында урнашкан 131нче лицей, 2 урынны Рәхмәтуллин урамында (2/18нче йорт) урнашкан “Лобачевский исемендәге лицей” мәктәп-интернаты, ә инде менә 3 урынны Х. Мәүлетов урамының 5нче йортында урнашкан Казан шәһәренең Халыкара мәктәбе алып тора икән. Беләсегез килсә, соңгысына укырга керү өчен (вступительный взнос) әти-әниләр ике дә уйламыйча 230 000 сум чыгарып салалар. Ә инде ай саен баланың ничәнче класста укуына карап тиешле сумманы түләп баралар. Мәсәлән, әлеге мәктәпнең Федосеевская урамында урнашкан кампусында белем алу өчен (югары сыйныф укучылары өчен) түләү 101 500 (ай саен!) сумны тәшкил итә.
Әлеге “текә” уку йортлары исемлегенә Универсиада авылы территориясендә урнашкан IT-лицей, Ш.Усманов урамының 11нче йортында урнашкан 2нче номерлы лицей-интернат, Иннополис шәһәрендәге “Иннополис лицее”, Җиңү проспектында эшләп килүче 19 нчы номерлы гимназия дә кергән. Хәтерләсәгез, соңгысы (19нчы гимназия) әти-әниләрдән җыелган акчалар хисабына Берләшкән Гарәп Әмирлегендә корпоратив чара уздыру белән тарихка кереп калды.
Билгеле инде, “текә” мәктәпләр исемлегендә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбе дә бар. Белгәнегезчә, “Адымнар” мәктәбенең төп инициаторы һәм кураторы булып Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе тора. Ә инде “Иң текә милли мәктәп” буларак күпләр Ш.Усманов урамының 11 нче йортында урнашкан 2 номерлы гимназияне билгели.
Әлеге исемлекне тагын да дәвам итәргә, тулыландырырга, һәр уку йортындагы мөмкинлекләр, башкаларның төшенә дә кереп карамаган уңайлыклар турында озак язарга булыр иде.
Әйткәнемчә, “текәлек”не кемдер уку йортындагы мөмкинлекләрдә, җиһазларда күрә. Чыннан да, күп кенә мәктәпләргә (бигрәк тә шәхси) килеп кергәч, сине пыяла диварлы кабинетлар, иҗади сәнгать остаханәләре, телестудия һәм медиалаборатория, зур концертлар залын хәтерләткән актлар залы, бассейн, махсус җиһазландырылган медицина кабинетлары, көрәш залы каршы ала... Кемдер “текәлекне” олимпиада нәтиҗәләре, грантлар күплеге, күренекле укытучылар булуы белән билгели...
Минем дә үз параметрларым, үз бәяләү критерийларым: укымышлы, белемле, киң карашлы гына түгел, рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт балалар тәрбияләүче уку йорты! Аена 100 000 түләп, комфортлы кабинетларда укып, 3-4 телне өйрәнеп тә, балаң үз туган телен белмәсә һәм тәртибе, әхлагы ташка үлчим булса, мондый киләчәкнең поты бер тиен...
Бу саннарны, бу мөмкинлекләрне күргәч, укыгач, кайберәүләрнең күңеле төшәргә, көнләшергә, “Һай, мин балама көн саен ашау һәм юл өчен 200 сум көчкә табам, җирбитләр!” дип, аһ орырыга мөмкин. Аптырамагыз, һәр кешенең үз мөмкинлекләре, һәр кешенең үз тормышы. Киресенчә, Татарстанда шундый мәктәпләр, шундый мөмкинлекләр барлыкка килгәненә сөенегез генә. Сөеник кенә... Ә белем алырга теләгән бала гади мәктәптә дә тиешле белем һәм тәрбия ала, җәмәгать! Бүгенге көндә ныклы белем һәм милли тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы эшләп килүче уку йортлары да шактый. Ике катлы, тәрәзә төбендә яран гөлләр үсеп утырган, ашханәдә тәмле ботка исе чыккан гади мәктәп бинасында да укытучылар, укучылар бергә укыйлар, эшлиләр, иҗат итәләр, рәхәтләнеп аралашалар, ихлас елмаялар, гөрләтәләр. Шулай гөрләтергә язсын!
Иң мөһиме – безнең киләчәк буыныбыз да әти-әниләрен, остазларын, укытучыларын ихластан кадерли, хөрмәтли торган буын булсын...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев