Толерант “Сөембикә” һәм “толерант” Сөембикә. Опера карагач туган уйлар...
“Сөембикә”не тудырган иҗади ансамбль кызыклы. Резеда Әхиярова белән Ренат Харис тандемы барыбызга да күптән таныш, алар турында бернинди яңалык өстәп булмастыр.
Казанда көн саен опера яки балеты туып тормый, бигрәк тә – татарчалары. “Сөембикә” операсы куелачак, дип ишеткәч тә, ул көнне бармак бөгә-бөгә санап көткәннәр байтак булгандыр әле. Чөнки татарча һәрбер яңа опера яки балет – ул чын вакыйга! Ниһаять, композитор Резеда Әхиярованың шагыйрь Ренат Харис либреттосына иҗат ителгән операсын тыңлау һәм күрү бәхетенә дә ирештек.
Кем генә ни генә дисә дисен, ә мин теләсә кайсы спектакльгә, вакыйганың үзеннән тыш, тамашачы игътибарын аның башкаручылар составы тәэмин итә, дип уйлыйм. Бал исенә умарта кортлары җыелган кебек, публика бик еш теләсә кайсы тамашага нәкъ менә “фәлән-фәлән” башкаручыны күрергә дип килә. Мин премьерада Сөембикә ханбикә партиясен Краснодар музыкаль театры артисткасы Гүлнара Низамова җырлаган көнгә туры килдем. Афишада шулай ук М. Җәлил исемендәге театр солисткасы Гөлнора Гатина исеме дә күрсәтелгән иде. Асылда, ике Сөембикә дә – Гөлнара, тик исемнәре төрлечә языла, ләкин Гатинасы М. Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә инде таныш исем. Ә Низамова фамилиялесе бездә әле беренче мәртәбә генә чыгыш ясады. Аның дебютын Казан тамашачысы хәтерләп калыр, дип фаразларга була. Халык риваятьләренә кергән ханбикәдән дә бигрәк, ул фаҗигале язмышлы, бәхетсез хатын-кыз образын ачып бирде. Аның башкаруында Сөембикәнең хатын-кыз, ана буларак хис-кичерешләре, аеруча Казан белән хушлашу һәм улы Үтәмешгәрәйне мәңгегә югалту күренешләре һаман күз алдымда тора. Үтәмешне уйнаган бала – Кәрим Галиев белән икесе арасында да ниндидер рухи килешкәнлек сизелде сыман. Дөрес, Сөембикә белән Сафагәрәй ханның улы Үтәмешгәрәйне спектакльдә (кайбер мәшһүр рәссамнар картиналарындагы шикелле үк) бераз “олыгайта” төшкәннәр, ахрысы. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Казанның бәләкәй ханы 1549 елда туган. Операда гәүдәләнгән вакыйгалар барышында, 1551-52 елларда, аңа әле 2-3 яшь тирәсе генә булырга тиеш иде. Ә сәхнәдә 9-10 яшьләрендәге малайны күрдек. Опера булгач, җырларга да, образга керергә дә кирәк – “олыгайту” шуның белән бәйле булса кирәк.
Явыз Иван партиясен Ярамир Низаметдинов җырлады. Әле “Татар моңы”нда лауреат исеменә лаек булган, әле филармониядә үз концертын куеп йөргән җырчы егет – М. Җәлил исемендәге театрның стажёры икән! Хәзерге вакытта ул Казан дәүләт консерваториясендә укый. Инде бер дипломы бар: Ярамир Шадрин педагогика институтының физкультура факультетын тәмамларга өлгергән. Егетнең төз буй-сыны, ниндидер сөйкемле сөяге физкультура-спорттан киләме икән әллә?! Мәкерле, тупас, халыкларны аса-кисә, хатын-кызны мыскыл итә, вәгъдәсен боза торган тискәре патша образын сынландыруны авторлар һәм куючылар бер дигән мәхәббәт геройларын уйнарлык ир-егеткә тапшырган... Моның асылында берәр мәгънә ятамы-юкмы – белмим... Афишада Мариинка солисты Әхмәд Агади исеме дә язылган иде, хәзер инде Явыз Иван ролендә аны да тыңлап карыйсы килә. Безнең тамашачы Казанга еш чакырылган Агадины күптән үз итеп өлгерде бит.
Кошчак би – Мәскәүдән Марат Мөхәммәтҗанов, Бибарс белән кенәз Петр Серебряный – М. Җәлил исемендәге театр солистлары Айдар Нургаянов һәм Ирек Фәттахов, Явыз Иван хатыны Анастасия – Мәскәүдән “Яңа Опера” солисты Александра Саульская-Шулятьева. Шулай да мине “Сөембикә” операсы Үтәмешнең тәрбиячесе ролендәге Венера Ганиева һәм Шаһгали партиясен башкарачак Филүс Каһиров исемнәре белән аеруча кызыктырган иде. Венера Ганиева – аңлашыла инде, опера примасы. Филүс Каһировның операда җырлавын да бик ишетергә өметләнгән идем. Афишада аның исеме күрсәтелсә дә, бу партияне Башкорт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев җырлады. Әйтергә кирәк, реалистик образ килеп чыккан. Аның язмышы да үзенчә кызганыч: Шаһгали, Сөембикә кебек үк, Явыз Иван сәясәте корбаны, аны Мәскәү, үз максатларын күздә тотып, Сөембикәгә өйләндерә. Улын югалткан Сөембикә аны күралмый, никахлы ире буларак санламый. Явыз Иван ярдәменә таянып, Казан ханы булырга уйлаган Шаһгалинең шушы өмете дә акланмаган...
Толерант “Сөембикә” һәм “толерант” Сөембикә
“Сөембикә”не мин әле, төбенә төшәргә тырышып, дигәндәй, тагын карар идем. Ләкин үзем булып түгел, ә Аурупа яисә, һичьюгы, Русия тамашачысы булып. Алай караганда, чыннан да, барысы да табигый, барысы да ничек бар, шул килеш тә аңлашыла. Сөембикә Мәскәүгә тоткын булып киткәч, патша хатыны Настяның сердәшенә әверелә. Ну, хатын-кызлар һәрвакыт хатын-кыз булып кала инде. Өстәвенә, алар элек-электән бер-берсенә карата ирләргә караганда толерантрак булган, юк кына сәбәптән дә эләгешмәгән, сугышмаган. Сабый Үтәмеш сөенә-сөенә урыс сүзләрен өйрәнә, әнисе куанып туялмый. Аннары бәләкәй ханны монахлар үз араларына ала, яратып һәм хөрмәтләп, Александр Сафагиреевич дип атый башлый. Әйе, Сөембикәне Шаһгалигә кияүгә биреп куймасалар, шулай чөкердәшеп тагын әллә күпме бергә яшәгән булырлар иде дә бит... Аннары инде Анастасия Касыйм ханлыгына, ахирәте Сөембикәгә бүләкләр җибәреп тора... Ә кем белә, бәлки чынбарлыкта да шулайрак булгандыр. Социализмда чәчәк аткан халыклар дуслыгы сәясәтенең тарихи нигезе кайсыдыр гасырда салынган булырга тиеш бит инде. Аурупаның төшенә дә кермәгән әле ул чакта!
“Сөембикә” операсын сәхнәгә “Үзгәреш җиле” фестивале режиссеры куйган!
Бүген “Сөембикә” операсының киләчәген фаразлау омтылышын ясарга иртәрәктер әле. Опера “кәртинкә” кебек матур итеп эшләнгән булса да, спектакльнең уңышы аны гамәлгә куйган иҗат командасыннан да тора.
“Сөембикә”не тудырган иҗади ансамбль кызыклы. Резеда Әхиярова белән Ренат Харис тандемы барыбызга да күптән таныш, алар турында бернинди яңалык өстәп булмастыр. Куючы режиссёр Юрий Александров исә безнең тамашачыга бик үк мәгълүм түгел әле, ул Санкт-Петербург дәүләт камера музыкаль театрыннан чакырылган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Аида”, “Севилья чәчтарашы”, “Мәхәббәт ширбәте”, “Пики дамасы”н куйган. Татар милли әсәрләренә, “Үзгәреш җиле” фестивальләренең беренче һәм икенче сезонын исәпләмәгәндә, алынганы юк. Куючы рәссам Виктор Герасименко белән дә шундый ук хәл: ул М. Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә шушы ук спектакльләрнең һәм “Үзгәреш җиле”нең сценографиясен эшләгән. Костюмнар буенча рәссам Виктория Хархалуп – тагын читтән чакырылган белгеч, аның татар милли операсы өчен кием иҗат итү тәҗрибәсе булу-булмавы турында хәбәребез юк. Балетмейстер Давид Авдыш турында да нәкъ шуны әйтергә була. Менә шундый команда нинди “Сөембикә”не тудырган соң? Иң беренчесе: бу күп хезмәт таләп итә торган эш. Опера ике елга якын әзерләнгән. Икенчесе: зур эшнең зур нәтиҗәсе дә күренә, һәм “Сөембикә”не, әлбәттә, карага кирәк: чөнки, тулаем алганда, ул матур тамаша булып чыккан, музыкасы, сценографиясе, костюмнары, җырчылары һәм барысы өчен дә. Әлбәттә, мондый әсәрләр тарихны тирәнтен өйрәнергә дә сәбәп булып тора. Хәтта шушы чор, шушы тарихи шәхесләр, шушы костюмнар тарихы белән ныклап кызыксыныр өчен генә дә карарга кирәк тарихи спектакльләрне!
Спектакльдәге музыка әсәрләндерә. Сөембикәнең Казанда чагын бер музыка гәүдәләндерсә, Мәскәүдәгесен – икенче төрлесе, инде ханбикә гомер чигенә якынлашканда, Касыйм ханлыгында, – тагын үзгә төрле көйләр яңгырый. Операдан “Күк капусы, нигә ачылмыйсың?” дип башланган матур арияне тиздән әле төрле сәхнәләрдән аерым гына да ишетербез, бәлки.
Спектакльдә сәхнә бизәлеше итеп Сөембикә манарасының эчке күренеше кулланылуын бала-чага да аңларлык. Казанда да, Мәскәүдә дә, Касыймда да вакыйгалар гел шушы чикләнгән тирәлектә бара. Виктор Герасименко бу күренешкә “Сөембикәнең котылгысыз хәлен гәүдәләндерә” дип ачыклык кертә. Сөембикәнең генәме икән соң? Манараны рәссам, без, казанлылар күрергә гадәтләнгәнчә, авыш итеп түгел – авып бетә язган, дип күрә. Манара бөтенләе белән горизонталь диярлек ята. Кем ауган да, кем торган, кемнең астында кем калган инде, йә? Хәер, тарихи дөреслек өчен рәссамга үпкәләп булмый. Монысы – ничек бар, шулай гына.
Режиссер Юрий Александров фикеренчә, Ренат Харис “акыллы, җитди, беркемнең дә хәтерен калдырмый торган” либретто язган. Кызык, чын сәнгать әсәре кемнең дә булса хәтерен калдырырга мөмкинме? Ә кемнең ул – “беркемнең”? Операны карарга кирәк, бу сорауларның барысына да җавап табарга була.
Аурупа корольләренең “ирекле мәхәббәте” кебек: Кошчак толлык ачысын оныттырганмы? яки Яшьләр дә опера иҗат итсен!
Аурупа кешесе булып карасам, “Сөембикә”нең мәхәббәт линиясен дә яхшырак аңлар идем. Ә болай, үзем булып карагач, аңлап җиткермәдем. Менә Үтәмеш туган елны ук тол калган Сөембикә, кадерле ире Сафагәрәйне югалту кайгысын басар өчен нишләр? Татар-мөселман мохитендә искечә, авылча тәрбия алган кеше версиясе: мөселман өммәте вәкиле буларак, Сөембикә Аллаһтан сабырлык сорар, күкрәк сөтен имезә торган сабыенда тынычлык табар.
Бүгенге заманча яисә “аурупача”, Александр Дюма романнарындагыча тәрбияләнгән кеше версиясе: Сөембикә берәр угланга гашыйк булыр да, тегесе аңа үз назлары белән толлык ачысын онытырга ярдәм итәр. “Сөембикә” операсында кайсы версия өстенлек иткән дисезме? Икенчесе. Сюжет буенча, Сөембикә гаскәр башлыгы Кошчак белән якыная. Мәхәббәт аларның. Башкасы түгел. Заманча булып чыкты бит әле бу! “Хисемнең исеме” дигән эротик поэма язган шагыйрьгә бу килешә дә кебек үзе. Тик халкыбызның күңел түрендә мәңгегә лаеклы урынын алган тарихи шәхесләр белән эш иткәндә, әлбәттә, исбатланмаган “мәхәббәт линиясе”нә мөрәҗәгать итү – олы җаваплылык. Тамашачы алдында да, халык алдында да, тарих белән намус каршында да. Әйе, Сөембикә ханбикә, чыннан да, мәрхүм Сафагәрәй ханның якташы, кырымлы Кошчак би ярдәменә таянган, дигән тарихи мәгълүматлар яши. Ләкин Мәскәүгә сатылган Казан морза-биләренең , көнләшеп, Сөембикә белән Кошчак турында гайбәт таратулары да фактта булган, дип яза бәгъзе тарихчылар. Сөембикәнең үтә диндар Йосыф морза кызы икәнлеге, ахыр чиктә, әле уналтынчы гасыр гына – татарда никахтан тыш мөнәсәбәтләрнең берничек була алмавы да мәгълүм.
Либретто авторы “Сөембикә”нең документаль опера булмавын ассызыклый. Документаль булмагач, аңа күз яшьләрен агызырлык мәхәббәт линиясе дә өстәлергә тиеш – шунсыз уңышлы опера иҗат итеп булмый. Нәкъ менә сюжетында мәхәббәт линиясе булмавы аркасында Бату Мөлековның Назыйм Ханзафаров либреттосына 1999 елда куелган “Сөембикә” операсы тумас борын җан биргән. Дөресрәге, Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә аның концерт варианты гына күрсәтелгән. Монда дилемма, әлбәттә: йә тарихи дөреслеккә хыянәт итмичә, гыйшык-мыйшыксыз гына эшлисең һәм заман арбасыннан төшеп каласың, йә, сәхнә конъюнктурасын әләм итеп, Урта гасыр Ауропа король замоклары өчен бик гадәти күренгән “ирекле мәхәббәт” темасына мөрәҗәгать итәсең. Һәм заманча, Аурупа тәрбиясе алган тамашачы өчен бу – бик тә аңлаешлы һәм табигый булып чыга.
Ләкин безнең халыкны бизиме соң бу? “Сөембикә”не тарихи дөреслек дип карап утырган, һәр спектакльдән үзенә гыйбрәт алырга күнеккән заманча, “аурупача” тамашачы нинди нәтиҗә ясарга тиеш инде? “Әнә, аларның Сөембикәләре дә тегенди-мондый булган икән, тарих аларга үзләренә тиешлесен бирде. Хәтта әле кирәгеннән мәрхәмәтлерәк тә булды” дигән нәтиҗәме? Ә татар кешесе нинди нәтиҗә ясарга тиеш? Менә шундыйрак сораулар да туа “беркемнең дә хәтерен калдырмый торган” операны күргәннән соң. Ләкин шуңа да карамастан, милли операларыбыз туып торсын иде. Бу опера – заказ үтәү ул, диңгездә бер тамчы. “Бездә яңа милли опералар туып тора, алар беркемнең дә хәтерен калдырмый” дип әйтерлек булсын өчен эшләнгән заказ. Ләкин авторлар да, иҗат командасы да, башкаручылар да төрле-төрле булса, гел алмашынып торса, милли опера бит чынлап торып үсеш кичерер иде. Әйтик, ник әле “ризык төрләндерер” өчен булса да, опера һәм балет театры Эльмир Низамов (Зөлфия Рәүпова) белән Рүзәл Мөхәммәтшиннан (либретто язып карамаган Рифат Сәләх яки Булат Ибраһимов та булсын ди) яңа тандемнар оештырып карамый? Башкаручыларга да үзебездә кытлык юк, опера ясаучы команданы да үзебездә тупларга булыр иде. Режиссерларны Мәскәүгә укытырга җибәрсәң,биш-алты елдан дипломлы белгеч булып әйләнеп кайталар алар, рәссамнар, балетмейстерлар белән дә шулай ук. Әлегә үзебездә булганнарын сынап карарга була. Мәхәббәт линиясе кирәк булса да, толерантлык кирәк булса да, сыната торган егет-кызлар түгел бит. Иң мөһиме – алар яшьләр, фантазияләре дә бабайларныкына караганда баерак, яхшырак эшли, тарихны да өйрәнерләр иде әле. Эксперимент рәвешендә алар инде бүген үк яңа опералар эшләп ята, ләкин монда бит дәүләт заказы кебек җитди нәрсәләр турында бара сүз...
«Идел» журналы 16+
Теги: Мәдәният
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев