-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Төрек кунакчыллыгы турында бер-ике сүз

“Барысы да кертелгән” тарифы буенча түлисең дә атна-ун көн буена отельчеләр киң күңеллелегеннән ләззәтләнәсең. Яки төрек кибетенә кереп, берәр нәрсә алу ниятеңне сиздерәсең һәм хуҗаның чиксез игътибары, хуш исле каһвәсе белән хозурланасың... Русиялеләр Төркиядә кунак булуны шулайрак итеп күз алдына китерә бугай. Чынлыкта, акча мөнәсәбәтләренә корылган кунакчыллык турында түгел сүзем – монысы инде аның үзебездә дә чәчәк ата. Затлырак кибеткә кереп эләксәң, тышкы кыяфәтеңә карап, букчаңның буш түгеллеген чамаласалар, итагатьле генә: “Бәлки, чәй ясаргадыр?” дип кызыксыналар. Ләкин бәрелә-сугыла чәй ясамыйлар әле, сорыйлар гына. Ә төрек бәе чәй-каһвәне алдыңа китереп куя – баш тартып кара син аның кунакчыллыгыннан. Аермасы бар!
Гадәттә, төрекләр үз өенә кунакка аңлаешлы итеп, төгәл вакытын һәм максатын әйтеп чакыра. Мәсәлән: “Бүген дүрттә чәй эчәргә кер”, яисә “Фәлән көнне төгән сәгатьтә кичке ашка көтәм” дип. Сине чакырасы килмәсә, ул әдәпле булып күренер өчен генә “кунакка кил” дими. Шунысы да бар, кунакчыллык – Төркиядә шактый киң мәгънәгә ия төшенчә. Әйтик, визитның максаты билгеләнмәсә, ихтимал, сине “ирекле программа” көтәдер. Димәк, хуҗалар синең белән сөйләшеп утырырга тели. Мондый очракта, мәсәлән, фанта сыман берәр салкын эчемлек һәм вафли-печенье белән сыйлау да гаеп саналмый. Килешәсездер, бездә кайнар чәй тәкъдим итмәгән хуҗа саран яки, ким дигәндә, сәер булып күренер иде.
Балачактан хәтерлим: татар өйләрендә Коръән ашы уздырылса, табыннар идәндә корыла иде (әбиле гаиләдә үстем, мондый нәрсәләр миңа яхшы таныш). Безнең як әби-бабайлары аякларын бер авырлыксыз “төрекчә” бөкләп утырып, кулдан эшләнгән киндер ашъяулыкларга тезгән ризыктан авыз итә иде. Идәнгә яисә сәкегә утырып ашау гадәте минем күз алдымда юкка чыкты: татар халкы тагын бер милли үзенчәлеген җуйды. Төрекләр исә һаман да, бигрәк тә авылларда, идәнгә яки ишегалдына җиргә табын тирәли утырып ашау традициясенә хыянәт итми. Хәтта тәгамне һәм савыт-сабаны һәрвакыт олы-олы поднослар белән аш бүлмәсеннән ташырга туры килсә дә, борынгы гадәт буенча туклануны артык күрә алар. Көн саен берничә тапкыр пикник кебегрәк килеп чыга. Саф һавада учакта ит, яшелчә кыздырып, шунда ук софра (ашъяулык, эскәтер) җәеп кунак сыйлау да – төрек кунакчыллыгының бер варианты.
Төрекләрдәге кунак “аш”лары бездәге шикелле үтмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, аларда бәби чәе, гакыйка, нәзер корбаны мәҗлесләре, юбилейлар, өй туйлары булуын белмим. Ләкин никах, туй, үлгән кешене искә алып Коръән ашы уздырулары мәгълүм. Күп кеше чакырыла торган мәҗлесләр менюсы, бездәге кебек үк, стандарт, әмма аларда табын сыгылып торсын, “күршедән артык булсын” дигән омтылыш күрмәдем. Чакырылган кунакларның саны бишәр йөз кешегә җитә – төрек нәселләре хәйран зур, алар бер-берсе белән тыгыз аралашып яши. Әле бит күрше-күлән, танышлар бар, алар да мотлак чакырыла. Тәгам олы-олы савытларда (чаннарда дисәң, дөресрәк түгелме икән әле!) пешә, кеше күплегенә карамастан, мәҗлес ничектер ыгы-зыгысыз, җайлы гына үтеп китә, чөнки тәҗрибәле ашчылар һәрнәрсәне бик белеп, оста итеп оештыра.
“Индивидуаль” (йә гаилә белән) чакырылган кунакта – бар игътибар, хөрмәт сиңа гына, табын да баерак, затлырактыр кебек. Чорба (шулпа), куырма, лахмаҗун, эчле көфтә, көммә, тагын без белмәгән әллә нәрсә куела. Чәй белән баллы тәмлүшкәләрне соңрак, ашаган ризык ашказанында тәмам урнашканнан соң гына бирәләр. Төркиягә беренче барганда, карын туйгач та табынга һаман чәй килмәве бик гаҗәп тоелды. Төрекләр үзләре моны, болай иткәндә ризык яхшырак үзләштерелә, ашказаны авырулары килеп тумый, дип аңлата.
Кунак кабул итү, ашау-эчү мәсьәләсендә татарлар һәм төрекләр бер-беренә охшамаган. Һәм ни сәбәптәндер “төрекләрдә ашау культурасы югарырак”, дигән фикерне хәтта кайбер татарлар да алга сөрә. Моны төрек табынында төрле төстәге һәм формадагы яшелчәләрнең, үләннәрнең, тәмләткечләрнең күп булуыннан, шуның исәбенә ризыкларны бизәп, матурлап, вак-вак савытларга салып тәкъдим итүдәндер, дип гөманлый алам. Хәтта кунак килмәсә дә, тәртип шундый. Чәй, җиләк-җимешнең төп ризыклардан аерым бирелүе дә “югары мәдәнилек”һәм саулык өчен файда күрсәткечедер бәлки. Ләкин мондый туклануга өйрәнмәгәннәр өчен ачы борыч белән шыплап тулган тәгам, туңдыргычтан алган бозлы әйрән – җитди сынау. Төркиядә ризык йә колактан төтен чыгарырлык дәрәҗәдә яндыргыч, йә чамасыз баллы булып тоела, шул сәбәптән мәшһүр төрек кунакчыллыгы да кайчагында кыенга килә башлый. Төрекләрдә кунакта үзебезнең токмачлы аш, кара ипи, сөтле һәм итле боткалар сагындыра. Ә кунакчыллык корбанына әверелгән ашказаныңны дәвалар өчен юл сумкасында һичшиксез дарулар йөртергә, газлы минераль су эчәргә туры килә. Йә Төркиягә үзең белән алган карабодай, манный ярмаңнан ботка пешереп ашарга, сөт-катык сатып алырга кала...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз