УЛЫМНЫ ӨЙЛӘНДЕРӘМ, КЕМ АЛА?
Шундый заманга җиттек бит, җәмәгать: улларына хатынны да әниләр эзли башлады хәзер. Чынлап кына әйткәндә, гаять сәер күренеш. Бер яктан карасаң, әни кешенең утызны тутырган улын өйләндерү, оныклар сөю теләге табигый. Ә икенче яктан, үзе өйләнергә дә сәләтле булмаган егеттән нинди гаилә башлыгы чыгар икән? Хатын-кызның дөньяны үз кулларына алырга омтылышымы бу, әллә инде ир-ат булдыксызлыгының тагын бер күрсәткечеме?
Шундый заманга җиттек бит, җәмәгать: улларына хатынны да әниләр эзли башлады хәзер. Чынлап кына әйткәндә, гаять сәер күренеш. Бер яктан карасаң, әни кешенең утызны тутырган улын өйләндерү, оныклар сөю теләге табигый. Ә икенче яктан, үзе өйләнергә дә сәләтле булмаган егеттән нинди гаилә башлыгы чыгар икән? Хатын-кызның дөньяны үз кулларына алырга омтылышымы бу, әллә инде ир-ат булдыксызлыгының тагын бер күрсәткечеме?
АЛМА ПЕШ – АВЫЗГА ТӨШ
Кияүгә чыкмаган кызларга 25тән соң ук кырын карый башласалар, өйләнмәгән егетләр әле утызга кадәр иркен йөри. «Өлгерер, башта аякка бассын, рәхәтен күрсен», – дип аларга берәүнең дә артык исе китми. Дүртенче дистәсен ваклагач кына, әни итәгеннән төшәргә ашыкмаган ирләргә дә таякның юан башы төшә башлый. Дус-ишләренең күбесе инде гаилә корып өлгергән, әти-әни дә «дүрт күзләп» оныклар көтә. Соңгы вакытта кырык яшенә якынлашкан, әмма үз йортын да торгызмаган, агачын да утыртмаган, бала да тәрбияләп үстермәгән ирләрне бик күп очратырга туры килә. Беренче карашка, бар яктан да җитеш кебек алар. Институт-университетларда укып чыкканнар, яхшы гына эштә эшлиләр, начар гадәтләре дә артык юк. Үзләренең өйләнәсе дә килә кебек. Шулай дигән булалар, һәрхәлдә. Әмма гамәлдә күзәтә башласаң, «Алма пеш – авызга төш». Ягъни аларның гаилә кору теләге сүздә генә, моның өчен үзләре бармак та селкетми. Алар әти-әни белән яши бирә, тамаклары тук, өс-башы чиста-пөхтә. Нигә өйләнсеннәр соң? Хатын-кыз ашарга-пешерү, керләр юу өчен генә кирәк, дип әйтәсем килми, әлбәттә. Әмма ир-атның беренчел ихтыяҗлары үтәлгән, күнегелгәнчә, авырлыклар күрмичә яши бирә, диюем.
ӘНИ МАЛАЙЛАРЫ
Әти-әни белән яши дидем дә, уйланып куйдым. Кырык яшенә якынлашып та, өйләнмәгәннәр арасында ялгыз хатын-кызлар тарафыннан тәрбияләнгәннәре шактый. Әниләре аларны башкалардан ким-хур булмасын дип, «нәнием-нәнием» дип башларыннан сыйпап, өрмәгән җиргә утыртмыйча, бөтен игътибарын шуларга гына биреп үстергән. Нәтиҗәдә, әни сүзеннән чыкмый, киресен әйтми торган, артыгы белән тәртипле уллар буйга җиткән. Русчалатып әйтсәк, «маменькин сынок»лар инде бу. Әтисез үскәнгә, алар ир-ат үрнәген күрмәгән, ирле-хатынлы гаилә тормышын белми дә, күзалламый да. Өйләнергә вакыты җиткәч тә, алар әни күзенә карап тора. Гаиләсендә хатын-кыз белән ир-ат мөнәсәбәтләрен күрмәгәнгә, алар кызлар белән аралашуда да кыенлыклар кичерә. Өйләнәселәре дә килә кебек, әмма әни күзенә генә карап, аның сүзеннән чыгарга куркалар. Хатын бит иң элек әни «стандартларына» туры килергә тиеш. «Бөтен тормышын багышлап үстергән» малайны теләсә кемгә бирәме соң әни?! Шул очракта барысын да үзе хәл итәргә, тормыш йөген үзе тартырга күнеккән әни кеше улына хатын, үзенә ярашлы килен сайлауга да үзе керешә.
ГОРЕФ-ГАДӘТМЕ, ӘЛЛӘ «ПЕШМӘГӘНЛЕК» ҮРНӘГЕМЕ?
Димләү күренеше элек-электән булган. Әти-әни, туганнары үзләренә ошаган кызны үз гаиләсенә алу өчен димче хатыннар җибәргән заманнар әле дә ерак үткәнебез түгел. Яучылык, сирәк булса да, бүген дә очрый. Диндә, гомумән, ата-ана балаларын башлы-күзле итү өчен җаваплы дип санала. Заманасы гына үзгәрде шул. Элек яучылык күнегелгән гореф-гадәт дип каралса, бүген инде үзенә тиң яр таба алмаган ир-ат «пешмәгәнлек», «булдыксызлык» үрнәге булып кабул ителә. Рәсимгә дә әнә әнисе хатын эзли. Әдәпле дә, эшчән дә, иманлы да, матур да кыз кирәк. Андый гүзәл затлар гына егеткә карамас шул. Юк, ул эчми-тартмый, тәртипсезләнеп йөрми, университет тәмамлап, шактый гына керемле эше дә бар. Әмма ялгыз әни тәрбиясенең ачык үрнәге инде менә. Кечкенәдән яхшы укырга кирәк дип, кичләр буе әни белән бергә дәрес хәзерләгән, үсмер вакытта да һәр адымы турында әни каршысында хисап тоткан, бар җаваплылыктан читләштерелгән, бер тамчы мөстәкыйльлек бирелмәгән «өй малае» ул. Кайда ул кызлар белән очрашулар?! Яшьтәшләре урамнан кермичә йөргән, беренче мәхәббәт хисләрен кичергән, клубларда күңел ачкан чакта, ул әнисе сүзеннән чыкмыйча, укыган да укыган. Һәм менә, яшьлеге дә узып бара – инде утызны да тутырган ул. Әмма Рәсим һаман да әнисе белән яши, бар күргәне – эш һәм өй. Бөтен карарларны үз өстенә алырга күнеккән әнисе, хатын эзләргә дә үзе керешкән әнә. Әле берсе белән, әле икенчесе белән таныштырып карый. Әмма әнисенә ошаган чибәр дә, уңган да гүзәлкәйләр генә кызлар белән сөйләшә дә белмәгән Рәсимнән борын чөерә. Алар да бит, беренче чиратта, сыенырдай, ярдәмче, терәк булырдай ирләр эзли. Икенче әни ролен берәүнең дә үтисе килмидер шул...
ҮЗЕҢНЕКЕ ҺӘРЧАК ИДЕАЛЬ
Социаль челтәрләрнең берсендә: «28 һәм 30 яшьтәге тәртипле, югары белемле, оялчан племянникларымны Казаннан булган татар кызлары белән таныштырасым килә», – дигән белдерүгә күзем төште. Бу белдерү астында әй киткән бәхәс сиңа әйтим! Яшьрәк кызлар: «Утызга җитеп үзләре кызлар таба алмыймы инде, ник кысыласыз», – ди. Өлкәнрәкләр: «Моның бер начары да юк бит, оялчан тәртипле егетләргә кызлар белән танышу авырррак, олы кеше ярдәме булса бик тә яхшы», – дип яза. Белдерү биргән Илһамия апа белән үзем дә аралашып алдым.
– Мин диндәге кеше буларак, Аллаһы Тәгаләнең сүзен тыңлап, шулай эшләргә булдым. Корьәндә парлы яшәргә кушкан. Ә минем энеләрем ике югары белем алып, никтер таныша алмадылар. Бәлки клубларда йөрсәләр, башкача булыр иде, белмим, – дип сәбәпләрен аңлатты үзенең яучы ролен үтәргә алынуын. ИлҺамия апа үзе дә тумышы белән Ульян өлкәсеннән. Кияүгә чыгып, озак кына ире белән Самара өлкәсендә яшәгәннәр, аннары Татарстан шәһәрләренең берсендә килеп төпләнгәннәр. Ире белән үзен дә заманында таныштырганнар. Егетнең сеңлесе аларның арадашчысы булган. Менә инде 45 ел бергә гомер итәләр икән, малай һәм кыз үстергәннәр. Балаларының икесе дә инде тиң ярларын табып, тормыш корган. Улына – хатын, кызына – кияү эзләгәндә әниләренең ярдәме кирәк булмаган. Ә менә туганнан-туган малайлар өчен йөрәге әрни апаның.
– Туганнарым әле дә Ульян өлкәсендә яши, бертуган сеңлесем – укытучы кеше. Артык тәртипле ул, укытучы булгач, улларына хатын эзләргә кыенсына, менә үзем ярдәм итәргә булдым, – ди ул.
Сораша торгач, малайлар утызга җитсә дә, әле дә әниләре белән яши икәне ачыкланды. Икесе дә эшли, спорт белән шөгыльләнә. Кызлардан гына уңмыйлар икән. Хәзер егетләр Казанга күченергә исәп тота ди. Шуңа кәләш тә Татарстан башкаласыннан булса яхшы.
«Белдерүгә җавап биргән кызлар булдымы соң?» – дип тә сорадым. Ике кыз язган булган Илһамия апага. Берсенең әнисе мөрәҗәгать иткән. Ике олы кеше алдан сөйләшеп, яшьләрне таныштырырга булганнар. Әмма кыз гына үз тормышын үзе корырга тели булса кирәк – телефоннан шылтыраткан егеткә җавап бирмәгән. Икенче кыз исә егетләрнең күңеленә хуш килмәгән. Кияүдән чыгып кайткан кыз ярамый икән...
Илһамия апаны ниндидер начарлык эшли дип гаепләп булмый. Ул якыннарын бәхетле итү өчен көч куя. Әмма ул сурәтләгән идеаль племянниклар чынбарлыкта шундый идеальме икән? Әллә инде әдәпле, эшчән оялчан егет портреты артында чираттагы «пешмәгәннәр» яшеренгәнме, белеп булмый шул.
АТ ДАГАЛАГАНДА БАКА БОТЫН КЫСТЫРГАН
Әмма кайбер очракта әниләр улларына яхшылык итәм дип, арттырып та җибәрә кебек. Ярдәм кирәкмәгән очракта да, балаларының тормышына кергән, хатын эзләүне үз кулларына алырга омтылучылар бар. Мисал өчен, Айдарны әнисе тырыша-тырыша кызлар белән таныштыра. Тумышы белән ул Татарстанның ерак районнарының берсеннән. Әмма инде күптән әти-әни куеныннан чыгып киткән. Ул шактый гына дөнья күрергә өлгергән, Себергә кадәр барып эшләп тә кайткан. Хәзер инде Казанда үз тормышын җайлаштыра. Айдар Себердән кайтканнан бирле әнисе аны әле бер кыз, әле икенчесе белән таныштырырга тырыша. 300 километр ара да комачауламый!
Айдарга хәзер 30 яшь. Чибәр генә, аралашучан егет, яхшы гына һөнәре бар – шактый керемле эштә эшли. Тиздән башкалада фатир сатып алырга тели. Кызыксынулары да шактый. Бер тик утырмый ул – әле биюгә йөри, әле фортепьянода уйнарга өйрәнә. Шактый гына озак йөргән кызы да булган. Әмма еракка китеп эшләве аркасында аралары өзелгән. Бер сүз белән әйтсәк, үзенә кыз, хатын тапмас егет түгел. Ә әнисе аңа һаман хатын эзли.
– Әни хастаханәдә эшли. Коллективта яшь кызлар күп. Шылтыраткан саен әле берсе, әле икенчесе турында сөйли. Көчләп-көчләп телефон номерларын бирә. Берничәсе белән аралашып та карадым әни үпкәләмәсен дип. Күңелгә ятышлысы булмады. Аннары ара да ерак бит. Ул кыз янына кайтып килергә генә үзе бер көн кирәк. Димәк, ял турында да, үз кызыксынуларымны да читкә этәрергә туры киләчәк. Әнигә: «Җитте инде, булды», – дип әйтеп карыйм, һаман тынычлана алмый. Тагын Себергә китеп барыр дип куркамы шунда, үз янында калдырасы килә ахыры, – ди Айдар.
Бу очракта да әни кешене гаепләп булмый, билгеле. Улын бәхетле итеп күрәсе, оныклар тирбәтәсе киләдер. Әмма баланы, бигрәк тә егет кешене, вакытында үз канатың астыннан җибәрә белү кирәктер. Шул очракта, бәлки үз тормышларын үз кулларына алырдай, чын көчле ир-атлар күбрәк булыр иде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев