Вакыт машинасы Ютазыда уйлап табылган?!
Кемнәрдер безнең районыбыз турында гомумән ишетмәгән дә, белми дә. Ә ул искиткеч “Ютазы” тавы белән дан тота бит!
Ютазы районы, бәхәссез, кечкенә һәм республикадагы башка районнар арасында да алфавит буенча азакта тора. Менә ни өчен сез аннан хәбәрдар түгел икән! Кемнәрдер безнең районыбыз турында гомумән ишетмәгән дә, белми дә. Ә ул искиткеч “Ютазы” тавы белән дан тота бит!
Монда заманында бөтен Россия күләмендә танылган Ютазы кымызы белән дәвалау шифаханәсе дә булган. Анда танылган язучыбыз Гадел Кутуйның тормыш иптәше эшләгән.
Үзенең “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә әдибебез бу якларның искиткеч гүзәл табигатен сурәтләгән. Танылган композитор Заһид Хәбибуллин да матур табигатьле Ютазы турындагы җырын нәкъ менә шушында ял иткәндә яза. Хәер, ул заманда монда бик күп иҗади әһелләр булып китә. Шунысы кызганыч, бу шифаханә инде бетерелгән. Республикабызда билгеле Ык елгасы да Ютазы районы аша үтә. Тагын бер кызыклы факт: XIX йөз башында дан тоткан “Гобәйдия” мәдәрәсәсе безнең районның тарихи авылы Бәйрәкәдә эшләгән. Аны хәтта, белем бирү буенча, Идел буенда икенче урында торган дип әйтүчеләр дә бар.
Ютазы районы республикабызның көньяк-көнчыгышын били, чикләре Башкортстан республикасына барып тоташа.Монда тагын бер кызыклы фактны әйтеп үтәсе килә: “Ике сәгатьлек күпер” дә нәкъ Ютазы районының чигендә урнашкан. Ник шулай дисезме? Ул үзе кечкенә. Аны узу бары бер минут, ә бәлки секундтыр?! Хәер, анысы мөһим дә түгел. Кызыгы шул: күпернең бу ягында, вакыт бер төрле булса, Башкортостан ягына чыккач та, ул ике сәгатькә алга күчә, ягъни андагы белән безнең вакыт аермасы – ике сәгать.Шуңа күрә дә аны “Ике сәгатьлек күпер” дип атыйлар. Менә шуннан соң син үзеңне “вакыт машинасы”нда булып кайттым дип тәгаен әйтә аласың инде.
Районыбыз 1935 елда оешкан булып, 1963 елда бетерелсә дә (бу вакытта ул башта Бөгелмә, аннан соң Баулы районнары составына керә), 1991 елда ул кабат торгызыла. Бүгенге көндә инде Ютазы районы булып яшәвен дәвам итә. Районыбызның үзәге Урыссу бистәсендә. Урманнарга аеруча да бай ул. Урдалы тау исемле табигый һәйкәле дә бар. Район территориясендә, нигездә, бронза чорына, Алтын Урда чорына караган археологик һәйкәлләр дә барлыгы ачыкланган. Баксаң, безнең район җирлегендә гел борынгы чорлардан ук кешеләр яшәгән икән. Ә Иске Урыссу авылы янында сугыш чорларына кадәр булган балбал, аны “Хатын-таш” дип атыйлар, кыпчаклар яшәгән дәверне күрсәтә. Димәк, Ютазы районы җирләрендә кыпчак кабиләләре гомер сөргән дип әйтә алабыз.
Районыбыз республика күләмендә “Урыссу химия заводы”, “Электросоединитель” акционерлык җәмгыятьләре белән билгеле. Шулай ук быел гына ябылган Урыссу ГРЭСы сугыш чорларыннан ук монда эшләгән. Ютазы районы территориясе аркылы Ульяновск – Уфа тимер юлы да үтә.
Районыбызда татар һәм рус телләрендә “Ютазы таңы” – “Ютазинская новь” район газетасы чыгарыла.
Татар дөньясы өчен тагын берничә кызыклы факт. Танылган тел галимнәре Мирфатыйх Зәкиев, Фәһимә Хисамова, әдәбият галиме, дәреслекләр авторы Альберт Яхин, кечкенә нәниләр өчен “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Зәйтүн Яркәев, шагыйрь, язучы Сирин Батыршин да безнең районда туган кешеләр. Бөек композитор Софья Гобәйдуллинаның да нәсел җебе Ютазы районының Бәйрәкә авылына барып тоташа.
Казанлылар өчен дә кызыклы мәгълүмат җиткерәсе килә: башакалабызның Мәскәү районында Ютазы урамы бар.
Ютазы районы төп байлыгы булган кешеләре белән горурланып яши. Аларның тырышлыгы белән чәчәк ата. Кайсыдыр өлкәдә бераз калышса, кайсыдыр өлкәдә югары уңышларга ирешә. Төбәгебез буыннан-буынга килгән мирасын – зур тарихын, яшәешен киләчәк буынга тапшырып көн итә.
Лиана Хәйруллина, КФУ студенты
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев