Логотип Идель
Блоглар

ВИЧ: АЧЫКТАН-АЧЫК

Миндә ВИЧ-инфекция дип бөтен дөньяга ачыктан-ачык хәбәр итү җиңелме? Бу “оят” авыру турында кычкырып йөрү түгел, почмакка посып утыруың хәерлерәк, дияр күпчелек.

Миндә ВИЧ-инфекция дип бөтен дөньяга ачыктан-ачык хәбәр итү җиңелме? Бу “оят” авыру турында кычкырып йөрү түгел, почмакка посып утыруың хәерлерәк, дияр күпчелек. Онкология, шикәр авыруы, гепатит һ.б. белән чирләүчеләргә кызганып карыйбыз, аларны жәллибез, ләбаса. Ә ВИЧ-инфекция белән авырган кешедән җирәнәбез, аларга гаепләү, кимсетү, мәсхәрәләү сүзләре агыла...

Шулай да үз авыруын яшермичә яшәргә батырлыгы җитүчеләр бар. Моны, чыннан да, батырлык димичә, нәрсә дип атыйсың. Үз әти-әниеңә, дусларыңа да “Миндә ВИЧ-инфекция”, дип әйтү җиңел түгел. Ә ВИЧ белән авыруың турында гаеп тагарга күп сорап тормаган җәмгыятькә белдертү - меңнәрчә тапкыр авыррак. Иң көчлеләр генә моны булдыра, калыплашкан фикерләргә каршы тора ала.

Беренче ачык ВИЧ-статуслы көрәшче

“Башкалар кебек булу теләге! Әрнүләреңне берәүгә дә күрсәтмәс өчен үз эчеңә яшеренү. Берәүгә дә белдертмәс өчен йөзеңә битлек кию. ВИЧ дигән өч хәрефне телгә алудан сискәнүләр. Төннәрен күз яшьләре. Кем дә булса синең даруларыңны күреп, сораулар бирүдән курку. Дарулар дәваламый, ә зыян сала дип борчылу. Берәү дә сине кабул итмәс дип йөрәк әрнүләре. Ялгызлыктан, көлкегә калудан, эштән куылудан, мыскыл итүдән курку...”

Бу уйлар, бу куркулар үз вакытында Светлана Изамбаева күңеле аша үткән.Бүген ул – үз авыруы турында Русиядә беренче булып ачык сөйләргә җөрьәт иткән кеше буларак билгеле.

Казанда яшәгән Светлана Изамбаева 2005 елда ВИЧлы кешеләр турындагы калыплашкан фикерләргә каршы көрәшне башлый. Авыру кешеләр дә озын-озак сыйфатлы тормышта гомер итә, сәламәт балалар тудыра алуы хакында сөйли ул. Моның өчен табиблар сүзенә колак салып, даими рәвештә дарулар эчү генә таләп ителә дип аңлата. Менә инде күп еллар ул ВИЧ белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә психологик ярдәм күрсәтә, үзе кебекләргә яшәргә көч бирә.

Бүген Светлана Изамбаева ВИЧ-уңай статусы турында ачыктан-ачык сөйләгән бердән-бер кеше түгел. Елдан-ел аның мисалында үз чире турында курыкмыйча сөйләүчеләр арта бара. Ачык статуслы кешеләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Тверь һ.б. шәһәрләрдә бар. Юк, алар үз авырулары белән мактанмый, бу хакта ачыктан-ачык сөйләүләре дә хайп, популярлык эзләүдән түгел. Алар барлык ВИЧ-инфекция белән авыручылар хокуклары өчен, гаделсезлеккә каршы көрәшә. Аларның максаты ВИЧ йоктырганнарны башкалардан аермауга ирешү, чир турында дөрес мәгълүмат җиткерү, үзләре кебек авыруларга ярдәм итү. Аларның күпчелеге СПИД-үзәкләрдәге табиблар белән бергә кулга-кул эшли, үзенә күрә психологлар вазыйфасын да үти. ВИЧ ул – хөкем түгел икәнен аңлата алар.

 

Миңа кагылмый...

Сәламәт кеше авыруның хәленә керә алмый. ВИЧ-инфекция йоктырганын белгән адәмнең күңелендә нинди хис-кичерешләр булуын да үзе шул хәлдә булган кеше генә аңлый ала. Боларны үз башың аша үткәрергә язмасын, билгеле. Әмма ни генә булмас. Авыру сорап тормый, беребезне дә читләтеп үтмәскә мөмкин. ВИЧ инде күптән СССР вакытындагы кебек наркоманнар һәм фахишәләр авыруы түгел. ВИЧ белән тумыштан авыручылар бар, авыруны үз ирләреннән йоктырган хатын-кызлар меңнәрчә, яшьлеге-җүләрлеге белән саклану чарасы турында уйламыйча, ВИЧ-инфекция диагнозына ия булган егет-кызлар күпме?! Шуңа да башкаларга гаеп ташларга ашыкмаскадыр, бәлки...

Татьяна Егорова үзенең ВИЧ-уңай статусы турында 2011 елда белә. Ул хастаханәдә санитарка булып эшли, шуңа күрә аның өчен ел саен анализлар тапшыру инде күнегелгән чара була. Әмма бу юлы кулына ап-ак конверт тоттыралар. Эчендә исә адрес һәм “Үз сәламәтлегегез өчен борчыласыз икән, шушы адрес буенча килегез”, дигән язу.

-    Диагнозымны миңа ниндидер фахишәгә кебек карап хәбәр иттеләр, - дип искә ала Татьяна. – Мин хастаханәдә аңымны җуеп егылдым диярлек. Көчсезлек, алга таба ни эшләргә дигән сорау, билгесезлек. Беренче уем - мин тиздән үләчәкмен.

Үзендә ВИЧ-инфекция булуына ышану, диагнозны кабул итү өчен аңа бер ел кирәк була. Бу галәмәт авыр вакыт иде минем өчен, ди ул. Хәтта эчүчелеккә дә сабыша башлый.  Аннары тынычлана. Чөнки баштарак аның диагнозын ишетүчеләр куркуга калса да, бик күпләр аның хәленә керә, чын дуслары янында кала, аннан читләшми. Дөрес, бик күп нәфрәтле карашларны тоярга, әңгәмәдәшләренең күзендә курку күрергә, кимсетүле мөнәсәбәт тоярга да туры килә. Шул чакта ул бөтен дөнья белән көрәшергә карар кыла. “Бөтен дөнья” дигәне иң башта үз тирәлегендәге кешеләр була.

-    ВИЧ кайдадыр еракта, ул миңа кагылмый дигән фикер йөри. Мин дә кайчандыр шулай уйлый идем. Әмма... Тотты да кагылды менә... Шуңа күрә берәүгә дә шулай кискен фикер йөртергә киңәш итмәс идем, - ди Татьяна.

Татьяна азгын тормыш алып барган хатын-кыз түгел. Ул чакта кияүдә, хастаханәдә эшли. ВИЧны исә ул иреннән күчкәндер дип уйлый. Ирем шактый асоциаль тормыш алып бара иде, дип искә ала ул. Әмма бүген инде мәрхүм булган кеше турында начар сөйлисе килми. Шуңа да бу темага кагылмауны сорады.

-    Ничек бар шулай. Гаеплене эзләүдән файда юк. Инде берни дә үзгәртеп булмый”, - ди ул. - Ирем ВИЧ-дисседент (ВИЧ юк ул дип, бу диагнозны кире кагучы) иде. Дәваланмады. Хәзер ул исән түгел инде, - дип кенә өстәде.

 

“Үз шәһәребездә миңа беренче булырга язгандыр”

2011 елдан бирле ул үзе яшәгән Тверь шәһәрендә кемдер үзендә ВИЧ булуы турында ачыктан-ачык сөйләргә көч табар дип көткән. Әмма еллар уза тора, ә мондый кеше табылмый. Шунда ул бу кешенең үзе булырга тиешлеген аңлый. Якын-тирәдәгеләре, әти-әнисе аны хупламый, әле дә бу карары өчен рәнҗи. Әмма Татьяна үзе җәмгыятькә ачылуы өчен бер дә үкенми.

-    Мин болай дәвам итә алмый икәнен аңладым. Минем балалар мондый дөньяда яшәргә тиеш түгел.  Авырга узгач, мин хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басарга бардым. Гинекологым демонстратив рәвештә, җирәнүен дә яшермичә, ике кат перчатка киеп куйды. Синең балаң берәүгә дә кирәк түгел дип белдермәсенме. “Ничек инде берәүгә дә кирәкми, ул миңа кирәк. Сез табибмы соң?”, дидем дә, документларымны алып башка табибка киттем. Аллага шөкер, бүгенге көндә минем ике сау-сәламәт балам үсеп килә. Хәзерге ирем дә сәламәт, - ди Татьяна.

ВИЧ-инфекция диагнозы турында белгәннән соң, аның тормышы төптән үзгәрә. Тормышы икегә бүленә – диагнозы хакында белгәнгә кадәрге һәм белгәннән соңгы. Татьяна моны кинәт уянып китүе белән тиңли. Яшәеше, карашлары төптән үзгәрә. Ул үз өстендә эшли башлый, кеше ни дип уйлар дигәнне үткәндә калдыра.

Бүген Татьянаның тормышында кыенлыклар җитәрлек. Эшкә урнашуда авырлыклар кичерергә туры килгән. Шуңа күрә бүген ул үз-үзенә эшли. Әти-әнисе аның үз диагнозы хакында ачыктан-ачык сөйләп йөрүе өчен рәнҗи. Диагнозын белгәч, читләшүчеләр дә бар. Әмма ул үзе сайлаган юл белән бара. Бүген ул ике бала әнисе - 9 яшьлек Кира исемле кызы (беренче иреннән) һәм 6 яшьлек улы Артемий (икенче иреннән) үсеп килә. Икенче ире белән әдле очрашып кына йөргәндә, җитди мөнәсәбәтләргә күчеш башлагач ук, ул үз диагнозы турында хәбәр итә.

-    Күземнән яшьләр ага иде. Бөтен көчемне җыеп, үземдә ВИЧ булуы турында әйттем. Теләсәң – кит, дидем. Әмма ул мине кочаклады да, мин сине башка беркайда да җибәрмим, дип әйтте, - дип искә төшерә Татьяна.

 

Гаепләргә ашыкмыйк....

Бүген Татьяна ВИЧ-инфекциялеләргә карата тискәре мөнәсәбәткә каршы көрәш алып бара, үз диагнозы турында яңа гына белгәннәргә үз-үзен кабул итәргә, алга таба яшәргә көч табарга ярдәм итә, дәвалану кирәклеге турында аңлату эшләре алып бара. Ун ел эчендә ВИЧ-инфекциялеләргә мөнәсәбәт, сөенечкә, уңай якка үзгәрде, ди ул.

Әмма ВИЧ-инфекция турында әледән-әле сөйләп һәм язып торсак та, Интернетта бу хакта фәлән кадәр мәгълүмат булса да, күпчелек бу авыру турында әле дә берни белми. Миңа кагылмый – бетте-китте. Шуннан килә дә инде ВИЧ-инфекция белән авыручылардан читләшү, алардан курку, аларны кимсетү.

Уйлап карагыз, кимсетүле карашлар аркасында күпме ВИЧ-инфекция белән авырган кешенең тормышы “туктап калган”, күпме кеше үз-үзенә кул салып, гомереннән ваз кичкән, башкалар белер, дип, күпмесе дәваланудан баш тарткан һәм шуның аркасында вакытыннан алда бу дөньядан китеп барган. Гаепләргә ашыкмыйк...

 

ВИЧ турында тагын бер язмабыз. Кереп укыгыз әле: ДИАГНОЗ - ЯШӘРГӘ!

Диагноз: яшәргә!

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/blog-tt/diagnoz-yashrg

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев