Логотип Идель
Блоглар

Яңа елны ничек каршы алырга?

Йомшак, назлы куян бернинди начарлык алып килә алмый. Ул тынычлыкны, тотрыклылыкны, гармонияне ярата, шулай ук бик яхшы гаилә башлыгы булып тора.

Озакламый 2023 елга аяк басачакбыз. Аны Куян елы дип тә, Мәче елы дип тә атыйлар. Йомшак, назлы куян бернинди начарлык алып килә алмый. Ул тынычлыкны, тотрыклылыкны, гармонияне ярата, шулай ук бик яхшы гаилә башлыгы булып тора. Куян төрле шау-шулы компанияларгә караганда гаилә учагын өстенрәк күргәнгә, 2023 елны иң якын һәм яраткан кешеләр арасында, гаиләгез белән каршы алу яхшырак. 

 

2023 елга кадәр башкарылып калырга тиешле эшләр

Иске елны ничек итеп дөрес озатырга һәм Яңа 2023 ел башланыр алдыннан нинди эшләр башкарырга кирәклеген күздән кичерик. Аларны үтәү бер дә кыен түгел, ә нәтиҗәсе үзен озак көттермәс. Иске елда түбәндәге эшләрне тәмамларга тырышыгыз:

  • Барлык булган әҗәтләрегезне түләп бетерегез. Бурычлары түләнеп беткән кешенең энергетикасы яңара һәм аның тормышы алга таба тагын да яхшырачак дип санала.
  • Өегезне һәм фатирыгызны яхшылап җыештырыгыз. Бөтен кирәкмәгән, ватылган әйберләрне ташларга курыкмагыз.
  • Узып барган елга ни өчен рәхмәтле булганыгызны исегезгә төшерегез. Рәхмәтле кешеләргә Ходай Тәгалә алга таба да кулын сузмый калмас.
  • Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышыгыз. Узып барган елда берәү дә бер-берсенә үпкә белдереп калырга тиеш түгел, чөнки киләсе елда бу аңлашылмаучанлык тагын дә үсәргә мөмкин.
  • Быел уйлаган барлык планнарны һәм эшләрне яңа елга аяк басканчы тәмамлагыз. 
  • Бу эшләрне бары тик изге теләк һәм чиста күңел белән башкарыгыз. 

 

Бәйрәм табыны нинди булырга тиеш?

Яңа ел өстәлендә һичшиксез түбәндәге ризыклар булырга тиеш: яңа кишер һәм кәбестә (классик, брокколи, төсле); яшел үлән (укроп, петрушка, шпинат); алма (теләсә нинди сорт); җиләк-җимеш.

  • Кәбестә. Ул күп кенә халыкларда уңыш белән ассоциацияләнә. Юкка гына балаларны кәбестәдә тапмыйлар! Кәбестәне салатлар, кабымлыклар, тостлар әзерләү өчен кулланыгыз. Зур яфракларда ит һәм балык бирергә була, ә төсле кәбестә грильдә бик яхшы пешерелә. 
  • Груша һәм алма. Грильдә, табада яки духовкада пешерелгән яки шул килеш куелган әлеге нигъмәтләрдән кунаклар баш тартмас. Әлеге җиләк – җимешләр символик әһәмияткә дә ия: Кытайда груша - озын гомер, ә алма муллык символы.
  • Балык. Бу, әлбәттә, Куян ризыгы түгел, ләкин балык – Яңа ел өстәле өчен идеаль ризык. Кытайда балык байлыкны гәүдәләндерә. Әгәр сез һәм сезнең кунакларыгыз билгеле бер максатка тиз генә ирешергә теләсәгез, балык әзерләгез. Планнар никадәр төгәлрәк һәм балык ризыклары никадәр тәмлерәк булса, барлык уйланганнар да шулкадәр тизрәк тормышка ашар дип санала. 
  • Гранат (анар). Әлеге җимеш һәрвакыт туклыклы һәм тәмле, ә тагын ул муллык һәм уңдырышлылык билгесе булып санала. Яңа ел - гранат кулланып берәр тәмле ризык әзерләргә менә дигән вакыт. Кытайда гранат - муллык символы.
  • Цитруслар. Кытай мәкале: «Яхшы башлангыч - уңышның яртысы» ди, шуңа күрә Яңа елны байлык һәм уңышны гәүдәләндерүче апельсин, мандарин, грейпфрут белән башлагыз.  Аларны мөстәкыйль рәвештә бирергә, өстәлне бизәргә яки ашамлыклар һәм эчемлекләр әзерләү өчен кулланырга мөмкин.


Яңа елны нинди төсләрдә каршыларга?

  • Кара Куян елы булганга күрә, киемдә өстенлекне кара төскә бирергә була. Классик кием яратучылар ак яисә соры төстәге костюм кия ала. Киләсе ел Мәче елы да булганга, өч төрле төсне кушып, зәвыклы итеп киенү дә, һичшиксез, бик яхшы булачак. 
  • Яңа ел кичендә киемнәрегез тыныч төстә булсын. Бигрәк су төсләренә өстенлек бирелә: куе зәңгәр төстән алып фирүзәгә кадәр.
  • Яшел, кызыл, ком төсе, шулай ук башка "кычкырып торган" төсләрдәге киемнән баш тартсагыз яхшырак.
  • Куян җиңелчә ялтыравыкка да каршы түгел, шуңа күрә нинди киемгә дә алтын яки көмеш төстәге аксессуарлар өстәргә мөмкин, ләкин төсле "металл" урынсыз. Инде аңлавыгызча, быел натуральлек аеруча хуплана, шуңа күрә күзне ярсыта торган ясалма төсләрдән качарга кирәк.
  • Табигый мехның теләсә нинди төреннән дә баш тартсаң яхшы. Мондый кием ел символына бер дә ошамас. Теләгән очракта каурый яки ясалма мех белән бизәлгән күлмәк кияргә мөмкин. 

Зәлидә Фәттахова әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев