Яңгырдан соң һәрвакыт салават күпере чыга
Акча җитмәү, тулай торак белән кыенлыклар, сессия, депрессия, буш вакыт булмау - болар барысы да студент тормышына килеп тоташа.
Акча җитмәү, тулай торак белән кыенлыклар, сессия, депрессия, буш вакыт булмау - болар барысы да студент тормышына килеп тоташа.
Әти-әнисеннән аерылып, шәһәргә күчеп, университетта уку авыл баласына, әлбәттә, беренче чиратта авырлыклар тудыра. Беркемне дә белмәгән зур шәһәр, машиналар белән гөрләп торган киң урамнар, кыйммәтлы кибетләр - табигатьтән, җылыдан аерылган студентта куркулык, билгесезлек хисе уята.
Кайда барырга? "Нишләргә? Гомумән, нәрсә соң бу? Казанга килгән беренче көнемдә үк миңа шушы сораулар тынычлык бирмәде.Буталып, кешедән сорап йөри торгач, иялянеп беттем диярлек. Әмма беренче елны авылны, әти-әниемне бик сагындым... Бик сагындым. Авылга кайтып,әни пешергән тәмле ризыкларны ашыйсым, песиемне сыйпыйсым килде. Кире юл юк. Шәһәр, уку, кеше булырга-ияләнергә кирәк.
Студент булгач, әлбәттә инде, акча җитми. Авылдан алып килгән тәмлүшкәләрдән бер-ике көннән соң җилләр исә. Әле бит ашарга пешерә дә белергә кирәк. Ансы белән проблемалар булмады: бик тәмле итеп токмачлар, ашлар әзерләдек.
Беренче көннәрне күңелсез, үземне Казанда чит итеп хис итсәм дә, берничә көннән инде дус кызымнан кала, тагын берничә фикердәшем барлыкка килде. Театрларга, музейларга йөри башладык. Рәхәт таба белсәң - шәһәрдә яшәве дә алай авыр ,күңелсез түгел икән ул.
Тормыш авырлыкларсыз булмый - аларны кичерә белергә кирәк. Яңгырдан соң һәрвакыт салават күпере чыга. Казанда яшәвемә инде икенче елым китте. Ияләндем.
Гүзәл Закирова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев