ӘЙДӘ, АДЛЕРГА?
Питерга барырга уйлаган җирдән Сочига билетлар алу, диңгез төбенә төшү һәм утырган килеш кенә тауларга менү... Сәер, әмма хәзер инде ияләшә башлаган шартларда сәяхәт итү турында диңгез тозы исе килгән язма бу. Җәйдә беркая да чыга алмаган кешеләргә көз көне дә ял итеп булуын искә төшерә торган язма. Хәзер башыннан башлыйм…
Питерга барырга уйлаган җирдән Сочига билетлар алу, диңгез төбенә төшү һәм утырган килеш кенә тауларга менү... Сәер, әмма хәзер инде ияләшә башлаган шартларда сәяхәт итү турында диңгез тозы исе килгән язма бу. Җәйдә беркая да чыга алмаган кешеләргә көз көне дә ял итеп булуын искә төшерә торган язма. Хәзер башыннан башлыйм…
Хыялланмаганнар чынга аша
Бер хыялым бар: Санкт-Петербургка барып, шул шәһәрне рәхәтләнеп карап кайту. Бу хыялым инде мүкләнә һәм бераз саргая башлады – аңа миллион ел, ахрысы… Быел инде берничек тә бармый калырга ярамый дип, җәй буе дусларымны «котырттым» – булып чыкмады. Алар ризалашкан кебек сыман шикелле баш кага башлаганда, урамда сары көз иде, Питерда яңгырлар коя, үзәккә үтәрлек җилләре исә иде (анысын шунда булган кешеләрдән һәм интернетта язылган һава торышыннан чыгып әйтәм инде – үзем булмадым бит). Ә минем матур Питерны күрәсе килгән иде: кояшлыны, фонтанлыны, җиңел күлмәкләр киеп була торганны…
Шулай тагын дуслар белән юл, сәяхәтләр турында гәпләшкәндә, үземнең чынга ашмаган хыялымны телгә алдым да, авыр сулап куйдым. «Соң, салкынга барганчы, әйдәгез, җылы якка турлар карыйк», – дигән фикер яңгырады. Бу, җәмәгать, 28 сентябрь көнне яңгыраган фикер, искәртеп узам. Кич икәнлеген дә әйтеп куям. Кемнәр белән дус булып йөргәнем аңлашылсын өчен инде. Бик җиңел сөякле кешеләр – 30 сентябрьдә без күктә идек, ә 1 октябрьдә иртәнге алтыда Кара диңгезнең дулкыннарына карап тора идек.
Фикер алышканда башта тур сатып алмакчы булдык: Кырымда арзанрак, ләкин анда суыграк булганга, Адлерны карадык. Анысында кеше башына егермешәр мең акча чыгасы иде. Бу суммага самолет билеты һәм тору урыны гына кергән, ә ашау, тегендә-монда барып кайтуларыңа үзең җаваплы. Моңа өстәп, нинди шартларда яшисеңне дә төгәл белмисең – нәрсә бирәләр, шуны ал, дигән хәлгә калмас өчен, тур алмаска булдык. Теге якка бару һәм кайту бәясе унике мең.
Баруга килеп керер урын булсынга, бер көнлек торак карап куйдык һәм юлга кузгалырга әзерләнә башладык…
Эштән соралды, ашыгыч эшләр башкарылды, букчалар тутырылды – киттек Казан аэропортына.
Казан аэропортында
Ул хәзер Габдулла Тукай исемен йөртә бит. Билетларга Габдулла Тукайның кем икәнлеге язылган. Шәп! Шушы русча язылган текстта ахыргы җөмләнең татарча булуы да яхшы хәбәр. Ә менә шул бердәнбер җөмләдә дә хата булуы – начар яңалык. Безгә хәерле очыш урынына «хәерле очып» теләгәннәр…
Аэропортта температура үлчәүче булмады. Битлек кияргә икәнен генә кат-кат искә төшереп тордылар. Ә самолетта очканда эчемлекләр таратылды… Мин мондый нәрсәләрне бик аңлап бетермим инде: сәүдә үзәкләрендә битлексез кертмәүләре, ә өченче каттагы фудкортларда кешеләргә ашап утыруны рөхсәт итүләрен, самолетта очканда битлекләр кию-кимәүне берничә кат тикшереп чыгып, соңыннан ашарга-эчәргә өләшүне… Ярый, башым яшьтер инде, нишләтәсең.
Сочи
Адлерга килеп җитүгә, битлекләр дә, курткалар да салынды – монда коронавирусның исе дә юк. Юк, чынлап. Беркайда да битлекле кешеләрне күрмәдек. Шул аэропортта гына инде – калган җиргә барып җитмәгән, ахры, бу вирус.
Без килгән көнне диңгез бик дулкынлы иде – суга бер тапкыр гына керә алдым, яры ташлы. Шуңа шул ук көнне аякка төшеп калмый торган аяк киеме алдык, ләкин суга барыбер икенче тапкыр керә алмадым. Озак юлдан арылган да иде, шуңа алдан ук яллаган алачыгыбызга кереп яттык. Әлеге торакның фото белән бөтенләй чагышмавы бераз сораулар тудырганга, без йокыга киткән арада берничә дустым яр буен әйләнеп кайткан, шунда ук башка фатир белешкән иде. Монысы инде чыннан да фатир иде, шуңа кич белән баба Валяның йортына күчендек…
Яңгырлы көнне тауга!
Икенче көнне Адлер яңгыры белән уятты. «Тәки су керә алмыйм икән», – дигән уйлар белән тауларга җыена башладым. Ул көнне Роза Хуторга киттек. Мондагы тауның Роза Пик дигән ноктасына менүне һәркемгә киңәш итәм: искиткеч гүзәллек! Анда төшерелгән фотолар да карап туйгысыз – табигатьнең төрле һәм шундый килешле булуына шаккатырлык! Монда канат юллары эшли: тауга утырып кына менәсең. Без башта артык хәрәкәт ясамыйча гына менгән идек, төшкән вакытта батыраеп киттек – басып, форточкаларына башыбызны тыгып, табигатьне, тауларны, болытларны күзәттек… Без барган вакытта тауларга көз җиткән мизгел иде: сары, яшел, ак, көрән төсләрдән күзләр ләззәтләнде…
Оляның нәни тарихы
Бу урынны «Красная поляна» дип тә атыйлар. Таулар шул районга керә икән. Пляжда төрле җиргә турлар сатып торучы кыз сөйләвенчә, монда кыш та, җәй дә кеше өзелми. Йошкар-Оладан Адлерга акча эшләргә килгән Оля җәен шулай яр буенда билет сата, кышын исә Красная Полянага китә – сезонлы эшләрен шулай чиратлаштыра икән.
– Болай мин үзем банкта эшләгән идем. Анда түләнгән акча белән монда эшләп тапканымны чагыштырырлык та түгел. Шуңа инде алтынчы елымны монда мин. Ләкин быел яңадан Марий Эльгә кайтырга исәп. Әниемне сагындым, – диде ул безгә.
Таксист белән әңгәмә
Адлерга Пермьнән күчеп килгән таксист та үзенең тарихын сөйләде:
– Әле мин яңарак кына монда. Нинди генә авыру юк иде үземдә. Букет! Монда килгәч, хәлем җиңеләйде бераз. Һавасы яхшы монда – туристик шәһәр бит, әллә ни җитештермиләр. Ләкин торак урыннар кыйммәт. Әнә сез башта яллаган яр буендагы алачыкның җире генә дә биш миллион тора. Бик кыйммәт монда торыр урын…
Икенче яңгырлы көнне шулай тауларда уздырдык: без кайтканда инде шәһәрдә шактый кыздырган иде, ләкин бик арыган булганга, курткалар җилкәдән төшмәде – сәерсенгән карашларны ялланган фатирга кайтып җиткәнче тойдык әле без…
Аяз көнне диңгез төбенә!
Өченче көн аяз булды. Яр буенда утырганда шул алда телгә алган Оля белән таныштык та инде. Ул безгә диңгез төбенә төшә торган дайвинг билетларын сатты…
Билет алганда да, Адлердан Сочи шәһәренә таба барганда да, хәтта костюмнарын киеп, яр буеннан ераклашканда да, әз генә дә борчылмадым үзем. Монда бер моментны әйтеп узарга кирәк: мин йөзә белмим, суның борыныма керүе – иң куркыныч төшем. Шулай да балыклар карарга дип суга сикердем. Су төбенә төшә башлаганда гына, тыным бетеп, кире өскә менүемне, инструкторның мине ике минут чамасы үгетләп торуларын, күзләремнең ни дәрәҗәдә түгәрәкләнүен һәм бу халәтнең судан чыккач та бетми торуын, һава трубкасын теш белән артык каты кысканга теш казнамның ун-унбиш минутлап авыртып торуын тәфсилләп язмыйм инде… Яшәү өчен соңгы көчемә кадәр көрәштем, дусларым көлгәнчә. Ләкин миңа бик ошады! Балыклар, суүсемнәр, зур-зур ташлар – андагы матурлыкны шулай ук болай гына аңлатып бетерә алмам кебек. Сез дә төшеп карагыз!
Төш кенә булды ахры – массачыл төшләнү
Дүртенче көнебез тозлы тәннәребезне кояш астында әйләндергәләп узды. Ул көннең шундый матур булуына миннән дә катырак сөенүче булдымы икән? Рәхәтләнеп коендым да, кызындым да. Диңгезгә хәтле барып, бер генә тапкыр чумып кайткан булсам – үкенечкә калыр иде бит!
Шулай итеп, бишенче көнебезне көндезге унбергә хәтле яр буенда уздырып, аннан тиз генә җыенып, аэропортка юл алдык. Монда тагын битлек әкәмәтләре башланды: аэропортка ансыз кертмәделәр, самолетта битлекне төшереп, тиз генә ашап алдык. Кайтыр алдыннан кызык өчен генә самолет билетларын карап алган идек – без сигез меңгә алган билетлар өч кенә мең тора иделәр. Икенче көнгә дә арзан билетлар бар иде әле. Монысы турында киңәш бирергә базмыйм инде, үзегезгә карагыз, әмма кайтыр билетны көнендә генә дә алып була икән, дигән фикер калды бездә.
Казанга кайтып җиткәндә кичке уннар иде инде. Иң кызыгы, киткән вакытта да нәкъ шулай кичке унда юлга кузгалучылар бергә җыелган идек. Киткәндә җыелган урында утырып торабыз – барыбызның да башында бер уй: без чыннан да барып кайттыкмы соң ул, әллә төш кенә булдымы бу? Адлерда узган көннәрнең төш түгеллеген бераз каралган тән һәм телефонның хәтерен бетерә язган фотолар гына исбат итә ала хәзер. Хәер, күңелдә шушы тауларны да, диңгезне дә, әллә нинди җиләк-җимешләрен дә үзендә җыя алган шәһәргә ымнсыну хисе калды. Икенче юлы Санкт-Петербург һәм Адлер арасыннан берсен сайларга туры килсә, мин нәрсә эшләргә дә белмәм, ахрысы…
Автор фотолары
«Идел» журналы 16+
Теги: Адлер, Сочи, тау, диңгез, сәяхәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев