Логотип Идель
Блоглар

Йолдызнамә (1–7 август көннәренә)

Атна кызыклы һәм нәтиҗәле булачак. Әллә ни күп уйлап тормыйча гына, ниятләрегезне тормышка ашырырсыз һәм бу хакта аз гына да үкенмәссез.

Кучкар 
Тирәгездәгеләр белән аралашканда, күңелегезне күтәрерлек бер яңалык ишетерсез. Беренче карашка вак-төяк кебек кенә тоелган эш атна буена сузылыр. Әмма әҗере дә сез көткәннән яхшырак булыр.

Үгезбозау 
Алдыгызда бик шәп мөмкинлекләр ачылыр. Әмма ашыкмагыз. Әлеге атна, киресенчә, вакчыллык һәм игътибарлылык таләп итә. Юкса кабаланган бер мәлдә күп нәрсәләрнең абайланмыйча калу куркынычы бар.

Игезәкләр 
Эшләрегезне чиратка салып эшләсәгез, менә дигән уңышка ирешерсез. Бу көннәрдә язмышыгыздан матур бүләк көтегез. Күптәнге теләкләрегезнең тормышка аша башлавын сизерсез. Сезне уңышлы атна көтә.

Кысла 
Атна урталарында җитәкчегез белән кырыс кына сөйләшү булыр. Аның каравы, хезмәт хакын арттыру мәсьәләсендә үз дигәнегезгә ирешелер. Гаиләгездә соңгы вакытларда бераз какшабрак киткән мөнәсәбәтләр күзгә күренеп яхшырыр.

Арыслан 
Мин-минлекне җиңеп, җитәкчегезнең таләпләрен үтәргә тырышыгыз. Эшләрегез шундук алга китәчәк! Буш сүзләр белән баш катыручылардан ераграк торыгыз, юкса планнарыгызның чәлпәрәмә килүе бар.

Кыз 
Алдыгызда торган киртәләрне эһ тә итми атлап чыгып китәчәксез. Бер яңалык алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачачак. Атна ахырында искиткеч зур яхшылык эшләрсез.

Үлчәү 
Белеп торыгыз: саксыз әйтелгән сүз гайбәткә китерергә мөмкин. Гаиләле Үлчәүләр бермәл гүя бәхет диңгезенә чумгандай булыр. Ялгызлар да тормышларына үзгәреш җилләре үтеп керүен сизеп сөенер.

Чаян 
Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез җелән дә искиткеч яхшы мөгамәләдә булырсыз. Күпләрдән өстен торуыгызны аңлауларына бәйле бу. Яңа мөмкинлекләр, матди бөтенлек чоры.

Укчы 
Күңелегездәге шикләрне таратырга вакыт. Алар сезгә рәхәтләнеп яшәргә һәм эшләргә комачаулый. Атна ахырында җитәкчегез авызыннан ишетелгән җылы сүзләр үзегезгә гүя канатлар куяр.

Кәҗәмөгез 
Барысы да бик әйбәт булыр. Хәтта юк-бар кыенлыклар да күңелегезне төшермәс. Атна ахырында уйламаганда-көтмәгәндә әйбәт кенә акча килеп керер.

Сукояр 
Саграк булыгыз, юкса буталчык хәлдә калуыгыз бар. Атна уртасында дусларыгыздан яхшы хәбәрләр көтегез. Килеп туган проблемаларның чишелеше ял көннәрендә табылыр.

Балык
Берни эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Шуңа күрә хатагызны онытыгыз да – алга! Атна ахырында күңелегезгә сары май булып ятардай хәбәрләр ишетерсез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев