Җыр таныштырды
Һәр авылның үзенә генә хас атамалары, чишмә – күлләре һәм күренекле шәхесләре бар. Тик аларны белергә һәм өйрәнергә, эзләнергә генә кирәк.
Мин, 185 еллык олы тарихы булган, Казан медицина көллиятендә укыйм. Хыялым - шәфкать туташы булу. Безнең уку йортында бик күп төрле фәннәр укытыла. Медицина өлкәсенә кагылганнары белән беррәттән, татар теле һәм тел культурасы фәнен дә яратып укыйбыз. Бу дәресләрдә шәфкать туташларының аралашу педагогикасыннан һәм әдәби әсәрләр өйрәнүдән тыш туган тел, халкыбыз тарихын, мәдәниятен дә, үзебезнең төбәк тарихларын да өйрәнәбез. Класстан тыш чараларда, семинарларда чыгышлар ясыйбыз. Төрле конференцияләрдә, конкурсларда фәнни эшләребез белән дә актив катнашабыз. Авыл тарихларын фәнни эш дәрәҗәсенә җиткереп, үзебез өчен бик күп мәгълүмат алабыз. Бу эш безнең өчен кызыклы гына түгел, файдалы да. Ә бит һәр авылның үзенә генә хас атамалары, чишмә – күлләре һәм күренекле шәхесләре бар. Тик аларны белергә һәм өйрәнергә, эзләнергә генә кирәк.
Мин үзем Татарстанның иң матур бер почмагы булган Лаеш районының Кече Елга авылында туып үстем. Ул бу исемне Болгар чорларыннан ук йөртә. Аны өч яктан Җикәнле, Кашан, Юлга урманнары әйләндереп алган. Шулай ук авылымның киң кырлары, җиләк тулы болыннары, эчеп туймаслык, шифалы сулары белән сөендереп торган Харас, Торнаш һәм Галимулла чишмәләре бар. Мин алар һәм башкалар турында җентекләп өйрәндем, авылым тарихы буенча фәнни конференциядә катнаштым, үзем өчен дә бик күп яңа мәгълүмат алдым, күпне белдем. Авылымның үткәнен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәчәкмен. Без белеп бетермәгән күпме тарих бардыр әле…
Бу һәм башка матур эшләргә безне хөрмәтле укытучыбыз Субаева Миңлегөл апа үз үрнәгендә кызыксыну уята, илхамландыра. Ул дәрес вакытлары белән генә чикләнмичә, өстәмә чаралар аша безне иҗат эшенә дә тарта. Үзенең шигырьләре, тәэсирле сөйләме белән дә дәртләндерә. Аның үз авылына багышлап язган шигырьләре арасыннан берсенә күренекле композитор Азат абый Хөсәинов музыка да язган. Курсташым Марат Шәвәлиев белән без аны көллият сәхнәсендә генә түгел, республика күләмендә үткән иҗат конкурсында жырлап II нче дәрәҗә дипломга лаек булдык. Алай гына да түгел, безгә укытучыбызның бу җырын аның туган авылында да башкарырга насыйп булды. Авыл тарихы буенча китап чыгу уңаеннан, без дә чакырылган идек. (Т.Юсупова “Туган ягым-тарих чоңгылларында”). Миңлегөл апаның киң күңелле якташлары җырны бик яратып кабул итте, алкышларга күмде. Ә соңыннан безне анда Ютазы бәлеше белән сыйладылар. Шулай итеп, туган җиребез тарихын өйрәнү белән беррәттән, Татарстанның Ютазы районында урнашкан тагын бер матур авыл - Иске Урыссуы тарихы һәм аның кунакчыл кешеләре белән танышып, яңа дуслар табып килдек.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: туган җирне ярату гына җитми, аның киләчәген кайгыртып, үткәнен онытмыйча, рәхмәтле булып яшик.
Ләйлә Гыйниятова, Казан медицина көллияте студенты
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев