Йөрәк каны белән
Ник яза башлыйбыз икән без? Зур кешеләрнең атлап йөрүен күргән сабыйның тәпи китәсе килә. Инде тәпи киткәч, шул ук бала, сәхнәдәге биюне күреп, үзе дә биеп карамакчы була.
Ник яза башлыйбыз икән без? Зур кешеләрнең атлап йөрүен күргән сабыйның тәпи китәсе килә. Инде тәпи киткәч, шул ук бала, сәхнәдәге биюне күреп, үзе дә биеп карамакчы була. Нәкъ шулай, беренче тапкыр күңелен тетрәндергән китапны укыгач та, кеше үзен: “Моны кемдер язган бит. Әллә миңа да язып карарга инде?” – дигәндәйрәк бер уй кытыклавын сизә... Шул ук көнне кулына каләм ала да.
Ә ник дәвам итәбез? Азарттыр инде, мөгаен. Йә өметтер. Кирелектер, ахыр чиктә. Мартин Иден кебек: “Алар шул дәрәҗәдә яза алган, димәк, мин дә яза алачакмын”, – дип уйлаудыр. Күбебез шул уй белән кулга-кул тотынышып, шик тулы тар сукмактан киң һәм иркен, һәм гаҗәеп тиз үзгәрүчән иҗат юлына кереп китә. Ә шикләрне җитәкләп сукмактан кире чыгучылар – миллион мәртәбә күбрәк. Һәм аларны тормыш та җиңелрәк кичерә кебек (хәер, анысы башка мәсьәлә).
Ник туктамыйбыз соң? Менә монысы кызыклырак сорау.
Шул сорауны уйлыйм да гел Сирин Батыршинның шигырен искә төшерәм:
“Ни өчен,
Ни өчен мин болай
Ак кәгазь өстендә
кан коям?
Каләмнән
тамдырып
канымны,
Үземне
вакытсыз
ник суям?..”
Бу сорауда шундый ихлас һәм зур дөреслек бар. Һәм ул дөреслекнең сорау җөмләгә кереп урнашуы да шулхәтле дөрес сыман. Ул дөреслек шул дәрәҗәдә зур ки, шигырьдә туган җавап та ышандырырлык булып яңгырамый минем өчен:
“Яшисе килә,
күп яшисе.
Көләсе килә,
күп көләсе!
Киләсе көннәрнең
көлгәнен
күрәсе килә...”
Ник ышаналмыйм соң? Әллә һәр аерым чорның бу сорауга үз җавабы буламы икән? Йә бөтенләй – тормыш мәгънәсе кебек – ул җавап һәр кешегә – үзенекеме?
“Шөһрәт кирәкме?
Кирәкми!
Мин үлгәч,
шөһрәт нәрсәгә?
Ул түгел,
ул түгел,
ул түгел
Иң мөһим мәсьәлә...”
Ә менә бу юллар – һәр иҗатчы өчен, теләсә кайсы иҗади дәвер өчен чынбарлык бит. Уртак чынбарлык. Ни өчен, алайса, шигырьдәге җавап та шундый ук уртак түгел?
Ник бертуктаусыз һәм вакытсыз суям соң мин үземне?
Кешелек яратылганнан бирле Җир йөзенә килеп киткән һәм “ак кагәзь өстендә канын койган”нарны күз алдына китерәм. Ник язган алар?“Кан” артык кайнар йә артык күп булганга, эчтәге уйлардан, тыштагы каршылыклардан кайнап, ташып торгангамы әллә? Ризасызлыктан ахыр чиктә кәгазь өстендә җиһад кылыпмы?..Бүгенге шагыйрьне уйлыйм. Ник яза соң ул? “Безнең сулыш галәм сулышына җәрәхәтләр белән тоташа...” ( – ди Йолдыз Миңнуллина), шуңадыр, ахыр чиктә. Шуңа туктамыйбыздыр да. Сулыйсы бар бит, – галәм белән бер тында сулыйсы бар.
Безнең сулыш һәм галәм сулышы. Әллә шушы икесе бергә әйләнгәнгәме, сулышыбыз – көйләнгән, иң бөек хисләргә һәм сәер күренешләргә, хәтта илаһлыкка да безнең карашыбыз – гадәти, көннән-көн тынычрак.
“Синдә аныкыдай ышану юк.
Табынуың синең – салпы якка салам.
Кызның биегән урыны – кара күмер.
Сиңа бары сокланырга кала”, – дип яза Алсу Сәлахова.
Соңгы юлы мине аеруча шомга сала. Галәм – төкәнмәс киеренкелектә, хәрәкәттә, януда бит ул. Тыныч сулыш, читтән карап соклану – аның эше түгел һәм безгә килешле түгел.
Булсын иде ул ышану, безнең “биегән урын” да кара күмер булсын иде, шигырь дә гугл клавиатурасы белән түгел, “йөрәк каны белән” язылса иде. Җавабы табылмаса да, сорау өстенә сорау яудырсын иде шагыйрь күңеле, тик беркайчан да: “Ник яздым соң?” – димәсен. Беркөнне аның язганнарын да берәү укып, тетрәнүдән: “Моны кемдер язган бит. Әллә миңа да язып карарга инде?” – дип аптырасын һәм кулына каләм алсын иде... Һәм гел шулай булсын.
“Киләсе көннәрнең көлгәнен күрәсе килә” икән... чынлап та.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев