Логотип Идель
Блоглар

Үзмәшгульләргә субсидия. Кем өлгерә шул ота

Болай "грант оту" ул этешеп-төртешеп чират торып "оту" булып чыкмыймы соң? Минем фикеремчә, мондый тәртиптә "җиңү" бик үк дөрес түгел. Чөнки бөтен кеше дә беренче булып тапшыра алмый.

2019 елда үзмәшгульләр өчен аерым салым режимы кертелгәннән бирле, мин дә әлеге салым системасын куллана башладым. Яхшы бит, моңа кадәр барлык керемнән 13% салым түләп килсәм, хәзер — физик затларга 4%, ә юридик затларга күрсәткән хезмәт кеременнән 6% түлисе. Үзмәшгуль булып теркәлү өчен салым органнарына барып йөрисе дә юк, телефонга кушымта урнаштырырга һәм кирәкле мәгълүматны гына тутырырга кирәк.

Күптән түгел Татарстанда, 2021 елның сентябрь аенда, үзмәшгульләргә ярдәм йөзеннән субсидияләр бирелү турында хәбәр таралды. Бу программада катнашу өчен, үзмәшгуль буларак ким дигәндә, 3 меңнән артык салым түләгән булуың һәм оештыручылар тарафыннан уздырылган өч атналык, 12 дәрестән торган бушлай онлайн уку програмасын үтеп сертификат алу кирәк иде.

Мин үзем, барлык укуларны үтеп, сертификат алып, кирәкле докуменларымны әзерләп бетерсәм дә, кызганычка, нәкъ тапшырасы вакытта гына ковид белән авырып киттем һәм беренчеләрдән булып тапшыра алмый калдым, ә иң алдан документлар җыеп тапшырган кешеләргә әлеге грантны оту мөмкинлеге зуррак дип аңлатканнар иде. Шулай да савыгып беткәч, соң булса да уң булсын дип, документарымны кабул итүнең соңгы көннәрендә булса да Казанга илтеп кайттым.
Субсидияләр бирүне кирәкле кагәзьләрне җыеп, иң алдан китергән кешеләрдән башладылар. Кайберәүләр, документлар кабул итүнең беренче көнендә иртәнге дүрттән килеп чират алганнар дип сөйләделәр. Шулай итеп, грантларны документларын иң алдан тапшыручыларга гына бирделәр.

Болай "грант оту" ул этешеп-төртешеп чират торып "оту" булып чыкмыймы соң? Минем фикеремчә, мондый тәртиптә "җиңү" бик үк дөрес түгел. Чөнки бөтен кеше дә беренче булып тапшыра алмый. Грант оту – һәрбер кешенең документларын тикшереп чыкканнан соң, иң яхшы бизнес план төзегән кешеләргә, чыннан да, бу кеше моңа лаеклы дип, барлык катнашучылар арасыннан сайланырга тиештер. Ә монда кем өлгерә - шул ота булып чыкты. Бу тәртиптә грант оту гадел буламы икән? Катнашучылар арасында минем кебек авырып калучылар да булгандыр, башка җитди сәбәпләр аркасында, вакытында тапшыра алмыйча калучылар да бардыр.

Шулай да укыту, оештыру, аңлату эшләре бик яхшы оештырылган ииде. Әлеге проектны башыннан ахырына кадәр "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программалары" җитәкчесе Гомәров Тимур Альберт улы алып барды. Эше бик тыгыз булуга карамастан, бөтен биргән сорауларга төпле итеп җавап кайтарды, аңлатты, киңәшләрен бирде. Бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаска тырышты. Аңа бары рәхмәт сүзләре генә әйтергә була.

Документ тикшерү, һәм җиңүчеләргә акча бүлеп бирү эшләре декабрь ахырына тәмамланды. Күп кеше әлеге программа ярдәмендә үзләренең һөнәре өчен кирәкле җиһазлар сатып алды. Өр-яңа станоклар, тегү машиналары һәм башка җиһазлар – үзмәшгульләр өчен менә дигән Яңа ел бүләге булды.

Җиңүчеләргә уңышлар телисем килә, әле аларны алда хисап тапшыру эшләре көтә. Барлык документ эшләрен хәерле итеп тәмамлап, алган әйберләренең игелеген күрергә насыйп булсын.

Субсидия ала алмасам да, мин шундый проектлар булуы өчен бик шатмын. Киләчәктә тагын оештырсалар, янә катнашып карарга исәп юк түгел. Белмәссең, бәлки отып та куярмын, тәҗрибә бар хәзер...

Илнар Каюмов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев