29 август 2022 яңалыклары
-
29 августа 2022 - 15:17
«Апуш» балалар татар театр студияләре ачыла
«Апуш» балалар татар театр студиясе яңа кастинглар үткәрәчәк. Анда татар телен белгән 9-15 яшьлек укучылар катнаша ала. Сайлап алуны узган укучылар сентябрь аенда Ленин исемендәге мәдәни-досуг комплексында һәм «Чулпан» мәдәни үзәгендә ачылачак яңа студияләрдә бушлай шөгыльләнә алачаклар. -
29 августа 2022 - 13:31
Иң матур ир-атлар һәм хатын-кызлар кайда эшли?
Россиядә яшәүчеләрнең күбесе иң матур ир-атлар (20) һәм хатын-кызлар (23) актерлар булып эшли дип саный. -
29 августа 2022 - 11:58
Уңыш аз булу аркасында Россиядә кофе бәясе 30 процентка артырга мөмкин
Азия һәм Латин Америкасында кофе уңышы белән бәйле проблемалар аркасында, Россия базарында аның бәясе артырга мөмкин. Белгечләр бәя 30% ка артырга мөмкин дип фаразлый. -
29 августа 2022 - 09:37
Кукмарада 199 килограммлы бәлеш пешергәннәр
Ул илнең милли рекордлар җыентыгына кертелгән иң зур бәлеш буларак «Россия рекордлар китабы»на керде. -
29 августа 2022 - 09:27
Татарстанда май башыннан бирле беренче тапкыр коронавирусның 200дән артык очрагы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 202 кеше Covid-19 белән чирләгән. Әлеге күрсәткеч май башыннан бирле беренче тапкыр 200 очрактан артып китте. -
29 августа 2022 - 09:11
Шәһәр көнендә үзмәшгульләр яңа рекорд куячак һәм Kazan bazar форумында катнашачак
Казан үзмәшгульләре өчен «Я и есть Татарстан» ярминкәсе һәм Kazan bazar форумы узачак. Ярминкә Казан Кремле янында оештырылачак, анда иң озын сәүдә рәтләре буенча Россия рекордын куярга ниятлиләр.