Логотип Идель
Эксклюзив

19 яшьлек егет аш бүлмәсендәге пычакны алган һәм сөйгән кызына кадаган...

Егет белән кыз талашкан булган....

Егет белән кыз талашкан. Шуннан соң җинаятьтә шикләнелүче 19 яшьлек егет аш бүлмәсендәге пычакны алган һәм сөйгән кызына яный башлаган. Кыз егетенең янавы чын булуын аңламаган. Кыз курыкмаганны белеп алгач, егет ярсынган. Үтерүче Анастасия исемле кызның муенына 35 тапкыр пычак кадаган.

Новосибирск шәһәрендә 17 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Сөйгән кызын үтергәч, егет ноутбукны, телефонны урлаган. Ул телефон ярдәмендә мәрхүмә кыз хисабыннан 3 мең сум акчаны үзенә күчергән. Аннары җинаятьче урланган техниканы ломбардка тапшырган.

Бу егетне Кемерово шәһәрендә тотканнар. Ул бирегә такси һәм автостоп ярдәмендә килгән.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүче егетнең танышы белән элемтәгә кергән. Таныш кыз качып киткән егеткә очрашу билгеләгән һәм шуннан соң аны тоткарлаганнар.

Егет гаебен танып күрсәтмә биргән, диелә хәбәрдә. 

интертат

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев