Логотип Идель
Эксклюзив

20 МЛН СУМ АКЧА БҮЛЕП БИРӘЧӘКЛӘР

Әлеге акчалар ветераннарны лаеклы торак белән тәэмин итергә җитәчәк. Татарстанда әлеге максатларга 20 млн-нан артык акча юллаячаклар.

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын тораклы итүгә 20 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр, дип яза tatnews.tatar.

2020 елның апрелендә ветераннарның торак шартларын яхшыртуга 350 миллион сумнан артык акча бирелгән иде. Алар хисабына 200дән артык кеше яңа тораклы булды.

Россия Хөкүмәте Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү максатыннан, торак алуга бер миллиардтан артык акча бүлеп биргән. Премьер-министр Михаил Мишустин сүзләренә караганда, әлеге акчалар ветераннарны лаеклы торак белән тәэмин итергә җитәчәк. Татарстанда әлеге максатларга 20 млн-нан артык акча юллаячаклар.

Шул ук вакытта программа кысаларындагы акчалар барлык регионнарга да түгел, ә 65 өлкәгә генә биреләчәк. Иң күп акчаларны Санкт-Петербург (134 млн. сум), Ростов өлкәсе (103 млн сум), шулай ук Башкортстан (100 млн. сум) алачак.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев