23 яшьлек кыз гыйффәтлелеген сата. 50 мең долларга...
Фармацевт кыз шаккатыргыч бәягә гыйффәтлелеген сата.
Новосибирскида яшәүче 23 яшьлек кыз гыйффәтлелеген сата. Ир-егетләргә мондый хазинә 50 мең долларга яки, безнең акчага күчергәндә, 3 миллион 800 мең сумга төшәчәк. “First-night” сайтында басылган игъланны 760тан артык кеше караган да инде. Бу хакта "Новосибирск" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Үзен Kate дип таныштырган туташ шулай ук клиент белән танышуны ничек күрүен дә билгеләп үтте.
"Мин безнең очрашуны яхшы, уңайлы булыр дип көтәм. Мин бик теләп шәһәрнең кызыклы урыннары, парклары буйлап йөрергә риза, бәлки урман буйлап да булырга мөмкин. Уңайлы ресторанда бер чынаяк кәһвадән да баш тартмыйм. Иң мөһиме, миңа да, минем юлдашыма да яхшы һәм күңелле булсын", - дип яза кыз.
Кыз билгеләвенчә, аның параметрлары 101-76-98 тәшкил итә, ул үзенең сөйкемле, кызыгырлык булуын, төрле тәҗрибәләргә әзер булуын әйткән. Анкетасында фармацевт булуын да язган.
“Дөньяның барлык илләрендә булырга, сәяхәт кылырга, мәдәниятләрне, кешеләрне, менталитетлары өйрәнергә хыялланам", – дигән Kate исемле кыз.
Чыганак: Кызыл таң
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев