Логотип Идель
Эксклюзив

8 яшьлек баланы үлемнән саклап калганнар...

Үги кызына калган мирасны үзенеке итү өчен җинаятьче хатын киллер яллый.

Тувада 8 яшьлек баланы үлемнән саклап калганнар. Үги кызына калган мирасны үзенеке итү өчен җинаятьче хатын киллер яллый. Үги ана баланың гомерен 180 мең сумга бәяли. Киллерга электрошокер бирә, аванс акчасын түли. Бу хатынны хокук саклаучылар гына туктата. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ире һәлак булгач, Татьяна үги баладан котылырга җыена. «Гаепләнүче хатын иренең ике фатир рәвешендәге мирасын үзенеке итү өчен, 2020 елның декабрендә 8 яшьлек кызын үтерүне оештыра», — дип аңлата Россия Тикшерү комитетының Тува өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Алла Нурсат.

Видео кадрларында Кызыл шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек Татьяна Г. сурәтләнгән. Ул үзенең 8 яшьлек үги баласы Виканы үтерүнең нечкәлекләре хакында сөйләшә.

Мәрхүм ирнең беренче никахында туган Вика исемле кызы мираска беренче чиратта хокуклы була. Аңа ике күп катлы йорттагы фатир тиеш.

Фатирларны үзенеке итәр өчен, Татьяна башта бала белән судлашырга маташып карый, аннары үтерүче эзли. Бу турыда полиция хезмәткәрләре белеп ала. Киллер урынына хокук саклаучылар килә. Татьяна аванс бирә, баланың торган урынын әйтә. 1400 сумга электрошокер алып бирә.

Аннары Татьянаны тоткарлыйлар, аңа гаепләү белдерелгән. Бу хатынны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Бала белән психологлар эшли, аңа куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев