Логотип Идель
Эксклюзив

«823 километр» фильмы: Ә.Еникинең бөек әсәрләренә яңа мәдхия

Кичә Казанның “Мир” кинотеатрында «823 километр» нәфис фильмын тәкъдим иттеләр. Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән. Беренче тамашачылар арасында Әмирхан аганың кызы һәм туганнары да бар иде.

Яңа фильмны беренчеләрдән булып күрергә теләүчеләр бик күп иде. Залда урыннар җитмәгәч, урындыклар чыгардылар. Фильмның продюсеры Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова залны тутырып килгән халыкка рәхмәтен җиткерде. Димәк, татар киносына кызыксыну бар, дип сөенде ул. Әмма бу әле фильмның премьерасы түгел, ә фокус-төркем – фильмда төшүчеләр, аны төшерүдә ярдәм итүчеләр һәм татар киносына битараф булмаганнарны җыеп, беренче фикерләрне ишетү өчен оештырылган чара, дип ассызыклады Миләүшә Айтуганова.  

 

Кинотасманың нигезе итеп Ә.Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» әсәрләре алынган. Әдәбият класссигының хикәяләре бүгенге заман белән үрелгән. Бер гаиләнең хәзерге көндәге яшәеше, мөнәсәбәтләре оста итеп, ерак үткәннәр белән бәйләп бирелә. Төп геройларның хатирәләре аша тамашачылар төрле чордагы - 1908 ел, 1941-43 еллардагы өч тарих белән таныша. 

Фильмны беренче караучылар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бар иде. Ул татарда нәфис фильм чыгу үзе бер бәйрәм булуын билгеләп үтте.

-    Әмирхан аганың рухы шат булсын. Ул күпме хикәяләр остасы. Ә бу өч хикәясе аның, гомумән, бөек әсәрләре. Алар үзе яши торган хиякәяләр. Аларны нәфис фильмга кертеп җибәрү, әлбәттә, сценаристның осталыгына бәйле. Бу әдәбиятны яраткан, татар халкы язмышы өчен борчылган, үзенең тамырын белгән кешеләр өчен төшерелгән кинотасма. Монда тел мәсьәләсе дә, тамырларыбыз – безнең кайдан булуыбыз турында уйланулар да, конфликт та – буыннар конфликты да бар. Әмма миңа калса, бу конфликт лириграк бирелгән, анда аз гына кискенлек кирәк иде, - дип, ул фильмны караганнан соң үз фикерләрен җиткерде.  

Шулай ук фильмда әдәбият күп дигән тәнкыйди сүзләр дә яңгырады. Әйе, Әмирхан Еники әсәрләреннән шактый гына өзекләр китерелә. Әмма бу язучы әсәрләренең телен күрсәтү максатын күздә тотып эшләнде, диде Миләүшә Айтуганова. Тамашачылар тарафыннан да, бу фильмның кимчелеге буларак түгел, ә аны бизи, эмоциональлек өсти торган өлешләр булып кабул ителде. Фильм берәүне дә битараф калдырмады – яшәү мәгънәсе, үткәннәрне ипләп саклау, тамырларыбызны белү мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Бик күпләрнең күңеленә үтеп керде, хәтта елатты да...

 

«823 километр» фильмының режиссерлары - Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров. Сценарий авторы – кино тәнкыйтьчесе, сценарист, GN Interpartners компанияләр төркеменең башкарма директоры Валерия Байкеева. 

Фильмда Татарстан Республикасының халык артистлары – Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Әзһәр Шакиров, Фәнис Җиһаншин, Татарстан Республикасының атказанган артистлары – Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова катнаша. Фильмда яшь буын артистларын Зөлфәт Закиров, Резеда Сәләхова, Илсаф Гыйззәтуллин тәкъдим итә, ә массакүләм күренешләрдә театр көллияте студентлары һәм Корсабаш авылы укучылары катнаша.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев