Логотип Идель
Эксклюзив

«АК БАРС» УЕННАР СЕРИЯСЕН АЧА!

Уен 19.00 сәгатьтә башлана.

Казан «Ак Барс»ы 13 октябрьдә үз кырындагы уеннар сериясен ача. Беренче матч «Татнефть-Арена»да Чиләбе «Трактор»ына каршы узачак, дип яза kzn.ru

Уен 19.00 сәгатьтә башлана.

Быелгы сезонда «Ак Барс» континенталь хоккей лигасы 15 очрашу үткәрде, шуларның 10-сы Казан хоккейчыларының җиңүе белән тәмамланды. Хәзерге вакытта клуб арсеналында 22 балл белән континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә турнир таблицасының өченче баскычын били.

Үз кырларындагы сериясе кысаларында «Ак барс» 14 октябрьдә Хабаровск «Амур»ына каршы, ә 16 октябрьдә Нур-Солтан «Барыс»ына каршы уйнаячак, диелә сайтта.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев