Логотип Идель
Эксклюзив

Акча мәсьәләсендә  саграк: алдарга мөмкиннәр

Йолдызлар бу атнага ниләр вәгъдә итә?

Йолдызлар бу атнага ниләр вәгъдә итә? 

Кучкар (21.03 – 20.04) 

Эштә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Күңелегезне төшермәгез, озакламый барсы да җайланыр. Күбрәк вакытны гаиләгез, якыннарыгыз белән уздыгыз. 

Үгезбозау (21.04 – 20.05) 

Ял итәргә генә түгел, иркенләп сулыш алырга да вакыт юк. Эшләр, планнар, уңышлар… Шулай да сәламәтлегез турында онытмагыз! Акча мәсьәләсендә  саграк: алдарга мөмкиннәр. Апрель аеның уннарында бик шәп тәкъдим кабул итәргә әзер торыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) 

Суык тидереп алу планнарыгызны бозарга мөмкин. Шуңа күрә, яз кояшына алданып, җиңелчә генә киенеп йөри күрмәгез. Эшкә кагылышлы кечкенә генә бер сәфәр тормышыгызның ямен, тәмен тоебрак яшәргә өйрәтер. Бу үзегезне бәхетлерәк хис итә башлауга да китерер.

Кысла (22.06 – 22.07)

Гаиләгездә искиткеч җылылык, рәхәтлек, муллык хөкем сөрер. Шулардан ләззәт алып кына яшәрсез! Тик кыйммәтле зур әйберләргә (бигрәк тә – кредитка) кызыкмагыз. Иң элек акча җыю ягын карагыз. Монысы миннән булмастыр, дип, кул селтәргә ашыкмагыз: кесәгә күбрәк тама башлау сез яратмаган бу эшне бермә-бер җиңеләйтәчәк!

Арыслан (23.07 – 23.08) 

Соңгы арада юкка-барга да кызып китәсез. Әлбәттә, мондый кәеф тирәгездәгеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин. Шуңа күрә, тынычланып калу өчен, вакытыгызны күбрәк ялгызлыкта үткәрергә тырышыгыз. Хафаланасы юк: моннан сез бернинди зыян күрмәячәксез. Ул гына да түгел: үзегез өчен бик шәп бер ачыш та ясаячаксыз!

Кыз (24.08 – 22.09)

Гаилә мөнәсәбәтләре алгы планга чыгар. Барыннан да элек, хәлләрне киеренкеләтеп җибәрмәс өчен, юл куярга кирәк булыр. Аның каравы атна искиткеч матур тәмамланыр. Җылы караш, ачык йөз, кесә тулы акча…

Үлчәү (23.09 – 23.10) 

Көтелмәгән чыгымнарга әзер торыгыз. Озакламый язмышыгыз тагын да күбрәк акча эшләү мөмкинлекләре бүләк итәчәк. Эштә бер мәсьәләгә карата үзгә фикерле кешеләр белән сүзгә килүдән сак булыгыз: абруегызга зыян салулары бар.

Чаян (24.10 – 22.11) 

Сезне романтик хисләргә бай атна көтә. Сөеклегез белән мөнәсәбәтләр – югарылыкта! Әйткәләшү-үпкәләшүләр бетәчәк.  Кыскасы, үзегезне чып-чын бәхет диңгезендә йөзгәндәй хис итәчәксез. Ялгызлар игътибар үзәгендә калып, кайнар мәхәббәт кочагына эләгәчәк.

Укчы (23.11 – 21.12) 

Атнаның беренче яртысында бер вакыйга булып алыр. Шул сәбәпле, бер дустыгызның ярдәме таләп ителер. Аның каравы шуннан соң язмышыгыз матурдан-матур сюрпризлар бүләк итеп кенә торыр. Янәшәгездәгеләрнең моңа исе-акылы китәр!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Үзегезне алдарга юл куймагыз берүк! Эштә гайбәт сүзләр, имеш-мимешләр ишетелергә мөмкин – игътибар итмәгез. Дошманыгызны  шундук фаш итү, сөеклегезгә иркә-назны кызганмау, балаларыгыз белән йомшаграк мөгамәләдә булу өчен искиткеч шәп мөмкинлекләр ачылыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) 

Бөтен игътибарыгыз эшкә юнәлер. Атна ахырында юлыгызда очраган бер кеше белән танышып китү үзегез өчен бик файдалы булып чыгар. Ул сезгә табышмак кебек тоелып торган бер мәсьәләнең очын табарга булышыр.

Балык  (20.02 – 20.03) 

Байтак кына көчегез якыннарыгызга ярдәм итүгә китәр. Әмма сез берничек тә читтә кала алмассыздыр шул. Ниһаять, язгы табигать белән хозурланып, саф һавада күбрәк йөрү мөмкинлегенә ирешерсез. 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев