Логотип Идель
Эксклюзив

Алинә Заһитова: «Миңа мондый мөнәсәбәт ошамый»

Алинә Заһитова укытучыларыннан нинди мөнәсәбәт көтә?

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бозга кайтырга тели?

Чыннан да, Алинә Заһитова һөнәри карьерасын яңартырга тели икән. Бу хакта ул sportrbc.ruга сөйләгән.

Алинә соңгы тапкыр ярышларда 2019 елның декабрендә катнашты. Туринда узган Гран-прида ул алтынчы урынга гына лаек булды һәм шуннан соң карьерасын туктатып торды. Ул арада бик күп боз шоуларында һәм коммерцияле проектларда катнашты. «Ледниковый период» проектында алып баручы булды.

– Укытучылар сезгә нинди мөнәсәбәттә?

– Төрлечә... Алар тарафыннан яклау юк. Дөресен әйткәндә, миңа башкача карарлар дип уйлаган идем. Икенче яктан, миңа башкаларга караган кебек караулары ошый да. Миңа башта бертөрле мөнәсәбәт иде. Шәхсән үземә бу ошамый. Бөтен кешегә дә бертөрле карарга кирәк.

– Сез бит Олимпия чемпионы. Андый мөнәсәбәткә лаек кеше.

 – Кемгәдер ошыйдыр ул, миңа – юк.

– Бу сезонда кире кайту теләге булдымы?

– Әйе. Күп тапкыр.

– Ә нәрсә туктата?

– Кайбер мәмьәләләр бар, калганын күз күрер.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев