Логотип Идель
Эксклюзив

Алсу Шәмсутова: Кубызда уйналган музыка илаһилык һәм аһәң бирә

"Бәлки, шуның өчен дә ул татарларның уен коралы исемлегеннән сызып атылгандыр, кызганыч. Авыз уен коралы булуына карамастан, кубыз йөрәккә тәэсир итә, баш миен тынычландыра»...

Филология фәннәре кандидаты, «Татар мәдәнияте һәм сәнгате» җәмгыяте җитәкчесе, Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шәмаиллары галереясе җитәкчесе Алсу Шәмсутова кубызда уйналган музыка илаһилык, аһәң бирә дип саный. "Бәлки, шуның өчен дә ул татарларның уен коралы исемлегеннән сызып атылгандыр, кызганыч. Авыз уен коралы булуына карамастан, кубыз йөрәккә тәэсир итә, баш миен тынычландыра», — ди ул. Бу нәтиҗәгә ул Zoom кушымтасында төрки сәнгать темасына багышланган очрашудан соң килгән.

Онлайн очрашуда Өмет Дениз Төпчүоглу Россия төркиләре тарафыннан онытылган кубызда уйнау сәнгате турында сөйләгән. «Без башкортлар белән төрки халыкларга керәбез, ләкин кубызда уйнау башкортларда гына сакланып калган. Европада XIII гасырда кубыз сәнгате булган, аны Европага төрки кавемнәр алып килгән. Европалылар башка уен коралларына белән бергә кубызны кушып, үзләренең музыкасын яңгыраткан», — диде ул.

Өмет Дениз Төпчүоглу кубыз эчендә авазларны әйтеп булуы, ат чабу, җил чыгу, су агу, бүре улау, сандугач сайрау кебек тавышларны чыгарып булуын аңлаткан. «Төрекләрдә кубыз кушылган инструменталь музыканы тыңладым. Мондый музыкага ия халыкның шулкадәр бөек икәнлеге сизелә. Бу, гомумән, минем өчен ачылмаган бер тема булып тора. Төрекләр безнең уен коралларына сокланып карый», — диде Алсу Шәмсутова.

Аның сүзләренчә, 30 ел элек Европадан бигрәк, Америка культурасы үтеп кергән. «Ул һаман да бездә бара. Дөньяда безнең сәнгатьне яратып, хөрмәт итеп карыйлар, ә татарларда милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә бернинди игътибар юк диярлек. Кубызны куллану дәрәҗәсе, куллану аңы татарларныкы түгел дип кабул ителә. Үзем өчен ачыш ясадым», — диде Алсу Шәмсутова.

«Аспирант Мурат Узун чыгышын татар әдәбиятын белән бәйләде. Ул быел татар язучысы Гаяз Исхакый иҗаты буенча докторлык диссертациясе яклады. Муратка мин консультацияләр бирдем. Чыгышында ул Гаяз Исхакыйның тормыш юлы, нинди мәкаләләр чыгарганы, татар тарихына бәйле дәүләт төзергә омтылуы, аның Төркия, Берлин, Польша, Финляндиядәге эшчәнлеге, журнал нәшер итүе хакында сөйләде», — диде Алсу Шәмсутова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев