«Алтын хәситә» милли киемле кешеләр санын арттырырмы?
Бүген Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуы вакытында сүз милли тормыш, милли кием мәсьәләләре, 30 августа узачак мәдәни чаралар хакында барды.
Иртәгә, 29 августта Казанда «Алтын хәситә» Халыкара конкурсының финалы узачак.
Милли үзаңны үстерү; милли мода индустриясендәге яшь белгечләрне барлау; идея, тәҗрибәләр белән уртаклашу; иҗади элемтәләрне ныгыту, һөнәри осталыкларны үстерү җәһәтеннән оештырылган «Алтын хәситә» халыкара милли костюмнар конкурсына җәмгысе 128 гариза кабул ителгән. Шуларның 4 чит илләрдән: Алмания, Казахстан, Нидерланд һәм Үзбәкстан. Ә финалга 29 катнашучы узган.
Бүген Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуы вакытында сүз милли тормыш, милли кием мәсьәләләре, 30 августа узачак мәдәни чаралар хакында барды.
“Безнең киенү рәвешебез дә мәдәниятнең бер өлеше, - ди министр.
– Шәхсән мин үзем дә киемнәрдә миллилекне яратам. Образга ниндидер милли элемент кертеп җибәрергә тырышам. Моннан сигез ел элек “Печән базары” проектын оештырганда Иске татар бистәсендә үз эшләнмәләрен, үз иҗатын тәкъдим итүчеләр булды. Әлеге күренеш кабатланмас җылы мохит тудырган иде. Мәдәнияттә яшәү стиле турында фикер йөрткәндә нинди киемдә йөрүебез дә мөһим. Кием - шулай ук мәдәниятебезнең бер өлеше. Мәдәният безнең әйләнә-тирәбез дә бит әле ул”.
"Алтын хәситә” конкурсы алты номинация буенча үткәрелгән: реконструкцияләнгән тарихи милли костюм, сәхнә милли костюмы, заманча авторлык костюмы (Casual стиле), милли балалар киеме, баш киемнәре һәм аксессуарлар, милли киемдәге курчак.Конкурсантларның иң яшенә 16, ә иң олысына 78 яшь. 29 августа узачак финал чарасы Каюм Насыйри урамында (26 йорт тирәсендә) үтәчәк. Җиңүчеләргә костюмнар коллекциясен тегүгә акчалата сертификат тапшырылачак, диде проект авторлары. Милли бәйрәм итеп оештырылачак чарада дизайнерларның конкурста катнашкан эскизлары белән рәттән үзенчәлекле коллекцияләрен дә тамаша кылырга мөмкин булачак.
Проект авторлары белдергәнчә, мондый чаралар халыкта милли киемнәргә карата зур кызыксынуны тагы да көчәйтә. Сәхнәдә генә түгел көндәлек тормышта да үзенчәлекле, миллилек белән сугарылган киемнәргә ихтыяҗ тудырыга мөмкинлек ача.
Түбәтәй, калфак, читек, бизәкле җилет кигән кешеләрне урамнарда хәер еш күрәбез. Әмма әлеге милли аксессуарларның бик кыйммәтле булуын да истән чыгармаска кирәк, теләгән һәр кеше аны сатып ала алмый. Милли киемнәрне киң катламга тәкъдим иткәндә чимал мәсьәләсе дә төп роль уйный. Остазга шул ук тукымаларны, күнне дә кайдандыр читтән кайтарту бурычы куела бит. Ә инде милли кием тарихын өйрәнгән галимнәр, консультатлар хакында әйтеп тә торасы юк. Алар арабызда бармак белән генә санарлык калып бара... Татарда һәр бизәк юктан гына бар булмаган. Аларның да тирән мәгънәсен җуймаска иде.
Конкурсның атамасы да игътибарны җәлеп итә. Нәрсә соң ул хәситә? Хәситә - озынлыгын 30-40 см,киңлеге 5-12 см булган тукыма бәйләвеч. Аны κүлмәк өстеннән сул беләк аша үткәреп, уң култык астына кигәннәр. Хәситә тукымасына коръән яисә бөти савыты тегелгән. Кешенең җаны тәненнән уң култык асты аша чыгып китә дигән инануларны да исәпкә алып, хәситәнең нинди зур максатка хезмәт итүе аңлашыла. Ул хуҗасының җан сакчысы булган. Хәситәгә төрле тәңкәләр, асылмалар, кыйммәтле ташлар hәм йомры сәдәфләр тагылган. Аларны хәситәнең бөтен буена рәт-рәт итеп тезгәннәр. Бишәр-алтышар тезмәле хәситәләр аеруча затлы күренгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев