АТНА УРТАСЫНДА ҖЫЛЫТАЧАК
Татарстанга җылы атмосфера фронты киләчәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Кояшлы, җылы көннәр бетте дип кәефегезне төшермәгез! Матур көннәр әле алда көтә!
8 октябрьдән җылы көннәр кабат әйләнеп кайта, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының гидрометеорология үзәге. Димәк, Татарстанда атна уртасында янә җылытачак.
7 октябрьдә һәм 8 октябрьдә Татарстанга җылы атмосфера фронты киләчәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Көньяк һава агымы җылы алып киләчәк, төнлә температура +3…+8 градус, ә көндез +13…+18 градус булачак.
9 октябрьдә, 10 октябрьдә җылы антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, ә көндез +14…+19 градус булачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев