Логотип Идель
Эксклюзив

Айдар Фәйзрахмановның «Юлын белгән арымас» китабы тәкъдим ителде

“Бу китабымның һәр бите – гомер агачымның яфраклары. Алар сөйләшәләр кебек миңа. Әллә шулай тоела гынамы?.. Кайсы җырлый, кайсы сагыш юллый, кайсы – илче, кайсы җырчы итә.

Бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте.

“Айдар Фәзрахманов турында әйткәндә, бик буталып бетәргә мөмкин, - дип билгеләп үтте филармония директоры Кадим Нуруллин. – Чөнки ул, беренчедән, сәнгать җитәкчесе. Тарихка күз салсак, филармониядә Садри Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключаров, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Илгиз Мәҗитов, Илһам Шакировлар эшләгән. Хәзер бу камыт – Айдар абый җилкәсендә. Ул камытны Айдар Фәйзрахманов бик оста итеп алып бара. Айдар абыйның композитор сәләте дә актыккы ун-унбиш елда ачылды. Мин бу сүзне болай гына кулланмадым. Шуны исбат итеп, 30нчы гыйнвар көнне узачак концерт симфоник оркестр катнашында оештырыла. Симфоник оркестр дәрәҗәсендә уйнарлык әсәрләр бар икән, “көй көйләүче”, “көй селкетүче” дип кенә атамыйм. Айдар абый 28 ел буе опера театрында эшләп, нинди генә дирижерлар белән хезмәт куймаган шәхес. Ул әлеге адымга өлгереп, бөтен фольклорны өйрәнеп килгән кеше. Киләчәктә без Айдар абыйны олпат композиторларыбыз белән янәшә куеп атап утырачакбыз”.

Шагыйрь Газинур Морат әсәренең исемен йөрткән китапта («Юлын белгән арымас» әсәре китап битләрендә дә урын алган) ана белән бала, туганнар, артистларның үзара мөнәсәбәте хатларда, ана көндәлегендә, шәхесләрнең истәлекләрендә чагыла”, ди китапның мөхәррире, “Ватаным Татарстан” журналисты Гөлинә Гыймадова.

“Китапның иң кадерле өлеше – Айдар Фәйзрахмановның әнисе, туганнары һәм төрле шәхесләр белән алышкан хатлары. Андагы тәм, андагы чор! Мине үзгәрткән тагын бер нәрсә ул – Айдар абый әнисенең көндәлеге. Миннән балаларыма нәрсә кала соң дип, мин дә көндәлек яза башладым”, – дип хисләре белән уртаклашты автор-төзүче.

“Бу китабымның һәр бите – гомер агачымның яфраклары. Алар сөйләшәләр кебек миңа. Әллә шулай тоела гынамы?.. Кайсы җырлый, кайсы сагыш юллый, кайсы – илче, кайсы җырчы итә. Басып тыңлап торам, үткән белән киләчәк арасында. Алга таба өмет баглап, мәңгелеккә кыйбла тотып. Ай-һай, түзәр микән арбам тәгәрмәче?..”, дип уйлана Айдар Фәйзрахманов.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев