Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Эксклюзив

БАЛА ТАПМАСАҢ, САЛЫМ ТҮЛӘ

“Аналар җыены”нда балалары булмаган ир белән хатыннарга салым кертү тәкъдимен әйттеләр. Инициаторлар фикеренчә, ул аена 500 сум тәшкил итәргә тиеш.

“Аналар җыены”нда балалары булмаган ир белән хатыннарга салым кертү тәкъдимен әйттеләр. Инициаторлар фикеренчә, ул аена 500 сум тәшкил итәргә тиеш. “Аналар җыены” Россиякүләм иҗтимагый оешмасында әлеге сумманы хатын-кызларның да, ир-атларның да түләп баруын телиләр. Моны “Аналар җыены” урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр итте.


- Бу урында без үз теләкләре белән бала табудан баш тарткан кешеләр турында сөйлибез… Я балаларны ярата һәм таба, яки яратмый һәм шушы яратмавы өчен түләп бара. Без сездән ай саен 600 мең сум сорамыйбыз бит, мисал өчен ул аена 500 сум булырга мөмкин… Бу салым репродуктив яшьтәге кешеләргә кагылыр дип көтелә. Салымны ирләрдән дә, хатын-кызлардан да аласы, - диде ул. Әлеге чара илдә балаларның бик аз тууы белән бәйле, дип аңлата Буцкая.

Реклама


- Әгәр без җитди адымнар ясамасак, милләт буларак юкка чыгачакбыз, - дигән нәтиҗәсен дә әйтә Татьяна Буцкая.

Чыганак: kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев