Эксклюзив
Бала тәрәзә төбенә менгән һәм тәрәзәгә куелган сеткага таянып егылып төшкән
Фаҗига вакытында бала өйдә әтисе белән калган, ә әнисе олы улы белән киткән булган.
Кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Бөгелмәдә өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән. Башы җәрәхәтләнгән баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, фаҗига вакытында бала өйдә әтисе белән калган, ә әнисе олы улы белән киткән булган. Бала тәрәзә төбенә менгән һәм тәрәзәгә куелган сеткага таянып егылып төшкән.
«Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Артем Кривоносов килде. Тикшерү бара, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана», — диде Руслан Галиев.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев