Логотип Идель
Эксклюзив

«Бер-бер хәл»: өйдә савыт-саба шалтырамый тормый»

25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтелә башлаган «Бер-бер хәл» сериалын тәкъдим иттеләр. Ул барлыгы 40 сериядән торачак. Жанры — мелодрама.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә 25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтелә башлаган «Бер-бер хәл» сериалын тәкъдим иттеләр. Ул барлыгы 40 сериядән торачак. Жанры — мелодрама.

Казанда төшерелгән мелодраманың сюжеты ире — татар, хатыны — рус милләтеннән булган зур гаилә язмышына нигезләнгән. Сериал катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләрен күтәрә. Төп максаты милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этəрү.

Сериалның исеме ни өчен шулай атала соң?

«Гаилә нинди генә булса да – рус, татар, катнаш гаиләме ул – анда бер-бер хәл чыкмый калмый. Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый. Килеп чыккан бер-бер хәлнең ничек итеп чишелеше гаиләнең үзеннән, андагы кыйммәтләрдән тора. Әгәр дә ул кыйммәтләр юк икән, өлкәнрәк буынның тәрбиясе яшь буынга барып җитмәгән икән, бер-бер хәлнең начар төгәлләнүе дә бар», - ди сериалның сценарий авторы Альберт Шакиров.

Беренче серияләрдә геройлар рус һәм татар телендә сөйләшә. Татар киносында рус телен куллануны хупламаган тамашачылар байтак. «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин моңа аңлатма бирде:

«Сериалның төп идеясе — яшь, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә, туган тел проблемасы бик кискен торуын күрсәтү иде. Беренче серияләрдә рус телендә генә сөйләшкән төп героиня сериалының азагында татарча сөйләшә башлаячак. Тамашачы татар теленең мөһимлеген аңлаячак», — диде Леонард Дәүләтшин.

Төп рольләрдә Татарстанның халык артистлары Радик Бариев, Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин уйный. Шулай ук сериалда яшьләр дә — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина, Фәрхәд Мөхәмәтҗанов һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

Гамил Әсхәдуллин сериалда бабай ролен уйный. «Мелодрамада ничек уйнадым икән дигән сорау үземдә дә тора, ләкин минем герой үз халәтемә туры килә. Мин сәхнәдә юмор остасы, ә тормышта җитди кеше. Сәхнәдән төшүгә, мин җитди кешегә әвереләм», — диде Гамил Әсхәдуллин.

Зөлфия Вәлиева татарча белмәүче, әмма соңыннан татарча сөйләшергә өйрәнгән рус хатыны Настяны уйный. «Бу рольне башкару кыен булмады, чөнки мин – Казан кызы, рус мәктәбен тәмамладым, рус телендә иркен аралашам. Минем турында «ник һаман Зөлфия? Башка артист булмадымы икән?» дип сөйлиләр икән. Акланасым килми, әмма ТНВ каналында 10 еллап фильмда төшкәнем булмады. Халык хәтеренә шулкадәр уелып калганмындыр күрәсең. Кастингта мине сайлап алуларына рәхмәт. Бу җәем бик уңышлы булды. Яшерен-батырын түгел, минем кебек урта буын хатын-кызларга бик аз материал языла», - диде Зөлфия Вәлиева.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев