-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..."

Яшь чагында ул 12 ел рәттән район сабан туенда берәүгә дә бил бирмәгән, шуның өстенә биш мәртәбә Буада, ике тапкыр Чувашия Республикасының Батыр районында һәм бер тапкыр Сембер өлкәсенең Чардаклы районында абсолют батыр булып танылган. Җиңелү белмәс якташыбызга 65 яшь тулу уңаеннан 2004 елда Чүпрәле районы үзәгендә милли көрәш буенча беренче тапкыр региональ турнир уздырылган иде. Аннан соңгы елларда да мондый ярышлар үткәрелеп торды һәм ул көрәшчеләрнең иң яраткан турнирына әверелде. Аның быелгысында да Чувашия Республикасыннан, Сембер якларыннан, Татарстан районнарыннан һәм башкалабыз Казан шәһәреннән бик күп тәҗрибәле һәм дөньякүләм танылган көрәшчеләр катнашты.
80 яшьтә булуына да карамастан, Мәсхүт абый Хөснетдинов һәрвакыт күтәренке рухлы һәм яхшы кәефтә. Аның тормышында да төрле хәлләр булды. “Син ир кеше, көчле рухлы, шуның өстенә спортчы да әле. Сынатма Мәсхүт, син җебегәннәр нәселеннән түгел ич”, - дип тынычландыра торган иде ул үзен кайчакларда.
... Хөснетдиновлар гаиләсендә дүрт малай һәм бер кыз үсә. Ишле гаиләдә малайларга бик үк иркә назы эләкми, әтиләре Зиатдин абзый яшьтән үк аларны йорт эшләренә, үзе дә яшь вакытта бил алышканлыктан, малайларны көрәшергә дә өйрәтә.
Кече Чынлы - көрәшчеләр авылы. Сугыштан соң ук, 1947 елдан алтмышынчы елларга кадәр җиңелү белмәгән авылдашыбыз Зарифҗан Хафизов, аннан соңгы батырлар Мөбәрәкша Хафизов, Мансур Айзәтуллов, Рифкать Хөснетдинов, Ринат Сибгатуллин, Рәдив Миначев, Рәис Ильясов, Радик Низамов, Мөбәрәкша Ситдыйков һәм Фәнис Җәббаров кебек спортчылар һәм алар арасында үземнең дә булуым белән горурланам, - ди Мәсхүт ага.
Зиатдин абзыйның да лачындай дүрт улы 12 – 13 яшьләрендә инде авыл һәм район сабантуйлары келәмнәрендә бил алыша. Дүртәү булгач күнегүләрне дә бергәләшеп ясыйлар. Абыйсы Мансур, энекәшләре Мирзаһид һәм Рифкать район сабан туйларында призлы урыннар яулыйлар. Рифкать исә совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан елны район сабантуеның абсолют батыры булып кала.
14 яшьлек Мәсхүт колхозда, механизатор ярдәмчесе булып та эшләгән. Остазы Мөбәрәкша Ситдыйков та көрәшче булганлыктан, тракторны кыр уртасында туктатып, бил алышуларын бер җылылык белән искә ала Мәсхүт ага.
Авырлыгы да бар иде, әмма ул хезмәтнең. Ул вакыттагы сабаннарда гидравлика дигән нәрсә юк иде. Шуңа күрә басуны чыккач борылу полосаларында сабанны ике кул белән күтәрә идем. Мускулларны ныгытуда шуларның да өлеше булгандыр”,- ди.
Мәсхүт Хөснетдинов 1958 – 1959 елларда, 14 көндәшен җиңеп, абсолют батыр исемен яулый. 1960 – 1961 һәм 1962 елларда Чүпрәле сабантуйларында батыр кала. 1963, 1964, 1965 елларда Буа районы һәм шәһәренең абсолют батыры була. 1963 елда гадел көрәшеп батыр калганы өчен КПСС райкомының беренче секретаре Георгий Мамаков аңа кыйммәтле сәгать бүләк итә. Ә 1964 елда аңа Чувашия чемпионы, спорт остасы Минсәгыйть Якушев белән бер келәмгә чыгарга туры килә. Георгий Мамаковны яңа гына алмаштырган беренче секретарь Гомәр Усманов Мәсхүткә: “ Әнә шушы бөдрә чәчле егетне күтәреп бәрә алсаң, мин синең машинаңны яңа көпчәкләр белән киендерәм”,- ди. Әлбәттә, җиңү Мәсхүт ягында була. Күп вакыт та үтми “Сельхозтехника” берләшмәсенә алты көпчәк кайтып төшә, өчесен аңа бирәләр. 1959 елда Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы, 1962 елда Чувашия Республикасының Батыр районы сабантуйларында җиңү яулый.
- Хәзерге көрәшчеләргә карыйм да, кайчак көнләшеп куям. Спорт белән шөгыльләнү өчен районда никадәр шартлар тудырылган. Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде. Хәзер һәр авыл малаеның чемпион булырга мөмкинлеге бар, - ди турнир келәмендә бил алышучы яшьләргә сокланып Мәсхүт абый.
Аны хөрмәтләп көрәш ярышына күп кунаклар кайткан иде. Алар арасында милли көрәш буенча дөнья чемпионы Булат Мусин, Татарстан Республикасының милли көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Ульяновск өлкәсенең көрәш буенча федерация президенты Фәнис Җәббаров, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов һәм башкаларны күреп булды.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та легендар көрәшчебез белән горурланулары турында сөйләделәр. Ике көнгә сузылган көрәштә Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстанның Чүпрәле, Апас, Буа районнарыннан килгән спортчылар бил алышты. Үз үлчәү авырлыкларында Алий Сөләйманов (Буа), Вадим Саймуллов (спорт мәктәбе), Артур Хакимов (Ульяновск), Айназ Мөхәммәтҗанов (Шланга), Илнар Яруллин (Апас)¸Раил Камалов (Чүпрәле), Наил Низамов (Кече Чынлы) һәм Булат Мусин (Казан) беренче урыннарны яуладылар. Районнар арасында баллар буенча Чүпрәле командасы төп кубокка лаек булды. Абсолют батырга дигән тәкәне исә Казаннан килгән көрәшче Булат Муисин алды.
Чыганак: chuprale-online.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз