Логотип Идель
Эксклюзив

БҮГЕН - АБУНӘЧЕ БӘЙРӘМЕ

Газета-журналларга язылу чорында Татарстанның почта бүлекчәләрендә абунәче көннәрен үткәрү традициясе яшәп килә.

Газета-журналларга язылу чорында Татарстанның почта бүлекчәләрендә абунәче көннәрен үткәрү традициясе яшәп килә. Пандемия шартларында да почта әлеге матур гадәткә тугры калган. Казанның Кремль урамындагы Россия почтасы һәм Главпочтамт бүген Бөтенроссия подписка декадасы кысаларында абунәче көнен үткәрә.

Басма матбугатка язылуны активлаштыру максатыннан оештырылган бу чарага почта хезмәткәрләре үтә җаваплы караган: бина эче бәйрәмчә бизәлгән, почта эшчәнлеге, абунә чорына караган баннерлар урнаштырылган. Кыскасы, битлек-бишбармак киеп йөргән көннәрдә дә бәйрәм рухы сизелсен өчен шактый тырышлык куелган. Бәйрәмгә газета-журнал редакцияләре вәкилләре дә чакырылган . “Идел”нең татар варианты, “Шәһри Казан”, “Сөембикә”, “Казанские ведомости”, “Комсомольская правда”... үз продукциясен алып килгән, кайберәүләр хәтта язылучыларга редакциядән бүләкләр зерләгән. Әйе, быел редакцияләр бик күп түгел. 

Ләкин абунәчеләр дә күп дип әйтеп булмас – кешеләр ковидтан курыккан бугай. Шуңа да карамастан, абунәче көнендә газета-журналларга язылучылар арасында ярты сәгать саен кечкенә генә призлар да уйнаталар.

Быелгы абунәче көнендә “Игелек агачы” дигән акция үткәрелә. Ягъни балалар һәм картлар йортларына, башка социаль оешмалар исеменә теләсә кем Россия почтасы каталогына кергән газете-журналларга язылуны рәсмиләштерә ала. Андый оешмалар исемлеге Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә дә бар, игелек кыласы килгән кешеләр башка көннәрдә дә хәйрия подпискасы оештырырга мөмкин, дип аңлатты почта хезмәткәрләре.

Хәзерге вакытта газета-журналларга ташламалы бәядән язылып калырга мөмкин. Әлеге акция көннәрендә – 10 октябрьгә кадәр “Идел” журналына нибары 502 сумнан язылып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле укучылар!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев