Логотип Идель
Эксклюзив

Бүген пицца көне! Бездән - рецепт!

Ул 10 минутта әзер була, камыр басып интегәсе дә юк. Кирәк булачак:

Бүген Халыкара пицца көне икән, эштән кайткач, берәр тиз генә әзерләнә торган пицца пешереп сыйланыйк инде. Сезгә бер рецепт тәкъдим итәбез.

Ул 10 минутта әзер була, камыр басып интегәсе дә юк.

Кирәк булачак:

Камыр өчен: 3 данә йомырка, 5 а.к. майонез, 5 а.к. он, тәменчә тоз.

Эчлек өчен: ит яки казылык, сыр, помидор, тозлы кыяр, суган, сарымсак, кетчуп.

Сыек камыр әзерләү өчен йомырка, майонез, он һәм тозны кушып, яхшылап болгатабыз һәм массаны тефлон табага салабыз. Кетчупны тамчылап кына бар камыр өст салып чыгабыз.

Яшелчәләрне һәм пешкән итне яки казылыкны турап, камыр өстенә тезеп чыгабыз. Өстенә сыр сибәбез.

“Ялкау” пиццалы табаны сүрән газ өстенә утыртып, капкачын ябабыз да, 10 минут тирәсе пешерәбез. Әзерлеген агач таякчык тыгып тикшерәбез.

Тәмле булсын!

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев