БҮГЕН СМАЙЛИКЛАР КӨНЕ!
Бу яңалыкны елмаеп укырга кирәк!
Бу яңалыкны елмаеп укырга кирәк! Чөнки бүген, 17 июль - Бөтендөнья эмодзи көне.
Без бу хакта _tatnet_ инстаграм битеннән белдек.
"Ул бүгенге җәмгыятьтә бик популяр булган пиктограммаларга, идеограммаларга һәм смайликларга (смс, форумнар, чатлар һ.б.) багышланган.
Әлеге чырай сурәтләре кешенең кәефен, аның хис-кичерешләрен, шулай ук төрле предметларны, тулаем алганда, хәтта аерым тормыш ситуацияләрен дә күрсәтергә сәләтле - үзенчә график тел барлыкка китерә. Ул тел «эмодзи» яки «эмоджи» дип атала.
Эмодзины булдыручы буларак - Сигетак (Шигетак) Курит - япон коммуникация компанияләренең берсендә эшләүче хезмәткәр санала. Ул 1990 нчы еллар башында пейджерлар өчен эмодзи системасын булдырган, ә соңрак ул мобиль телефоннарга һәм компьютерларга да күчкән", - дип языла хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев