Эксклюзив
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин
Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Бүген төнлә буран вакытында күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәккә начарланырга мөмкин. Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Көндез һәм кич көчле җил, вакыты белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Шулай ук юлларда бозлавык булуы турында кисәттеләр.
Төнлә һава температурасы -14…-19 градус, ә көнчыгыш районнарда аязганда -24 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев