Логотип Идель
Эксклюзив

Блогерлыкка бушлай укып була

«Татмедиа» блогерлар әзерли торган яңа медиамәктәп ача. Булачак блогерларны әзерли торган проект «Шәп блогер» дип аталачак.

Әлеге проект кысаларында 20 майдан 20 августка кадәр атнасына ике дәрес үткәрү планлаштырыла. Әлеге дәресләрнең берсе онлайн, икенчесе офлайн булачак. Дәресләрне үткәрергә танылган блогерлар да чакырылачак. Әлеге мәктәптә блог темасын сайларга, контент планлаштырырга, сценарийлар язарга, аудитория белән аралашырга, социаль челтәр алгоритмнарын аңларга, камера алдында чыгыш ясарга өйрәнеп булачак.

Проектта теләгән барлык кешеләр дә бушлай катнаша ала. Яшь чикләве юк. Катнашыр өчен "Шәп блогер" ВКонтакте төркеменә кереп махсус форма тутырырга кирәк. 

Заявкалар 14 майга хәтле кабул ителәчәк.  Беркетеләчәк заявкага үзең, үзеңнең кызыксынуларың, нәрсә турында төшерергә теләвеңне һәм бер минутлык видеовизитка беркетергә кирәк булачак.

Укыту урыс телендә алып барылачак, ләкин блогында Россиянең башка телләрен яктыртыртырга ниятләүчеләргә өстенлек биреләчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев