Логотип Идель
Эксклюзив

БУ АТНАДА БИК САЛКЫН БУЛАЧАК

Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.

Иртәгә республика территориясендә 28 градуска кадәр салкын көтелә.

Чәршәмбе көнне дә салкын булачак — төнлә һава температурасы -24...-29 градус, урыны белән -32 градус булачак. Явым-төшемнәр көтелми.

18 февральдә шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, көндез -16…-21 градус фаразлана.

Җомга һәм шимбә төнлә һава температурасы -20…-27 градус, көндез -15…-20 градус булуы көтелә.

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: кыш, һава торышы, салкыннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев