Логотип Идель
Эксклюзив

«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә?

Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.

Җырчы Марат Яруллинның «Инстаграм»да куйган видео-мөрәҗәгатен караган идегезме?

– Танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллин мине зур сәхнәгә үзе иҗат иткән «Чакыр гына мине» җыры чыгарды дигән фикердә икән. Берничә ел элек тә ишеткән идем мин бу сүзләрне, бу юлы эндәшми кала алмыйм. Ул җыр тарихы 2018 елга ук барып тоташа. Ринат абый, шалтыратып, мине Мәскәүдә узачак концертына чакырды һәм репертуарындагы берәр җырын башкарырга тәкъдим итте. Миңа «Чакыр гына мине» җыры ошады да, шуны җырларга булдым. Чыгышымнан соң Ринат абый мактады, җыр яңача яңгырады, диде. Соңыннан мин бу җырны банкетларда, концертларда һәм башка чараларда җырларга рөхсәт сорадым. Ринат абый ризалашты. Халыкка да ошады ул, интернетка куюымны үтенделәр. Куяр алдыннан Ринат абыйга тагын шалтыраттым, тагын ризалыгын алдым. Күпмедер вакыттан соң, энекәш, болай булмый, йә сатып ал, йә җырлаудан тукта, диде. Мин, әлбәттә, сатып алдым. Бик ошады ул җыр миңа. Тыңлаучыларыма да ошады. Хәзерге вакытта ул җыр тулысынча минеке, – диелгән иде анда.  

Марат Яруллин фикеренчә, Ринат Рәхмәтуллинның концертына Марат Яруллинны күрергә килүчеләр дә күп булган.  

Таяк ике башлы булган кебек, бу мәсьәләдә дә фикерләр төрле булачагын чамалап, "Ватаным Татарстан" Ринат Рәхмәтуллинга шалтыраткан. 

  – Яшьләр дә «кара пиар» белән «чирли». Акыллы кеше моны аңларга тиеш инде. Видеоны көлеп карадым. Беренчедән, ул концерт 2018 түгел, 2016 елда булды. Һәм Маратны да мин, ул әйткәнчә, шалтыратып чакырмадым. Мәскәүдәге оештыручылар: «Бер-ике яшь җырчыбызны халыкка күрсәтергә иде, сезнең концертта катнашсыннар әле», – дип үтенгәч, ризалаштым. Диләрә Рәхимова белән Марат Яруллинны тәкъдим итте алар. Артык акча чыгармас өчен, яшьләргә үз репертуарымнан берәр җыр башкарырга куштым. Диләрә – «Тукта, яңгыр»ны, ә Марат «Чакыр гына мине» җырын башкарды. Ул вакытта егетне белүче булган микән – анысы билгесез. Мәскәүдәге «Космос» залын гына тутырмыйммы инде мин?! – дип аңлаткан җырчы.  

Тулырак: vatantat.ru

Автор: Лилия Гыймазова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: эстрада, песня, татарлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев