Логотип Идель
Эксклюзив

Чаллы театры Казанга килә

Бүген язучы Аяз Гыйләҗевнең 95 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры вәкилләре Казанга килде.

Бүген язучы Аяз Гыйләҗевнең 95 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры вәкилләре Казанга килде. 

Исегезгә төшереп узабыз, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасының иң яшь театр коллективларының берсе. Театрның иҗат юлы 1990 елның 21 декабрендә Рабит Батулланың Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов тарафыннан куелган «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектакленнән башланган...

Ә 2020 ел театр тарихында аерым бер урын алып тора: театр үзенең утыз еллыгын бәйрәм итә, һәм 9 сентябрь көнне яңа биналы булды. Яңа бинага театр яңа исем алып күченә – ул ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар язучысы Аяз Гыйләҗев исемен ала. Театр техник яктан югары дәрәҗәдә җиһазлана. Биредә лифтлар да бар, шуларның берсе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен каралган.

Тамашачылар залы 278 урыннан һәм балконнан гыйбарәт. Театрда актерлар өчен барлык шартлар булдырылган: гримеркаларда уңайлы урындыклар, кием өчен шкафлар, зур көзгеләр һәм көнкүреш өчен кирәк булган бар нәрсә бар, ди театрда эшләүче актерлар. Шунысын да искәртеп узарга кирәк. Театрның Кече залы – экспериментлар мәйданчыгы 57 урын. Биредә театр студиясе урнашкан.

Чаллы театры февраль аенда Казанга зур иҗади гастроль оештырачак. 14, 15, 16 февраль көннәрендә Г.Камал театры бинасында Аяз Гыйләҗев исемендәге театр 3 спектакль күрсәтергә җыена. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: “Казан тамашачына театрыбызның иң яхшы сәхнә әсәрләрен күрсәтәбез. Без сайлаган спектакльләр Чаллы тамашачысында зур кызыксыну уяткан иде. Казанда да бәйрәм кәефе белән уртаклашырга телибез”, – диде.

Шулай итеп Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында:
14 февраль 19.00 Фәтхи Бурнаш «Яшь йөрәкләр»  
15 февраль 19.00 Айгөл Әхмәтгалиева «Капка» 
16 февраль 19.00 Аяз Гыйләҗев «Болан» әсәрләре тәкъдим ителәчәк.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев