ДӘҮ ӘНИДӘН ЗУР БӘЛЕШ РЕЦЕПТЫ
Сез бәлеш ашарга яратасызмы? Ә пешерергә? Минем дәү әни зур бәлешне телләрне йотарлык тәмле итеп пешерә белә! Рецепт тәкъдим итәм, якыннарыгызны сөендерегез әле!
Сез бәлеш ашарга яратасызмы? Ә пешерергә? Минем дәү әни зур бәлешне телләрне йотарлык тәмле итеп пешерә белә! Рецепт тәкъдим итәм, якыннарыгызны сөендерегез әле!
Камыр өчен:
Кефир 3,2% - 100 грамм
Атланмай - 150 грамм
Каймак - 100 грамм
Йомырка - 1 данә
Сода - 1 чәй кашыгы
Тоз - 0,5 чәй кашыгы
Он - 500-600 грамм
Эч өчен:
Бәрәңге - 900 грамм
Ит - 900 грамм
Суган - 300 грамм
Тоз, борыч
Шулпа - 200 мл.
Әзерлек:
Каймак, кефир, эретелгән атланмай, тоз һәм йомырканы бер савытка салып болгатабыз. Сода өстибез. Он салып, камырны басабыз һәм суыткычка бераз "ял итәргә" куябыз.
Бәрәңгене вак кубик рәвешендә турыйбыз. Итне дә шулай ук кисеп, бәрәңге белән аралаштырабыз. Суганны турап салабыз. Тоз һәм борыч өстибез.
Камырны 4 өлешкә бүләбез. Бик үк нечкә итмичә җәябез.
Камырны табага салабыз. Калган камырдан «бөкеләр» ясыйбыз һәм ачык җирләрен ябабыз. 180 градуслы духовкага1 сәгать 30 минука пешерергә куябыз. Өстен фольга белән капласагыз да була.
Сәгать ярымнан соң бәлешкә шулпа салабыз, тагын духовкага 30-50 минутка - бәрәңге пешкәнчегә кадәр куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев