Логотип Идель
Эксклюзив

ДАМИР ИСХАКОВ: “ФӘКАТЬ АҢЛАТЫП КЫНА БУЛА!”

Катнаш никахтагы кешеләргә, җанисәптә буталмасыннар өчен, ничек дөрес юл күрсәтергә?

Быел апрель аенда башланырга тиешле Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе, пандемия сәбәпле, сентябрь аена күчерелгән иде. Ләкин бу “вакыт бар әле” дип, тынычланырга сәбәп түгел. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура каршындагы Аналитика һәм мониторинг комиссиясенең җитәкчесе – тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире һәм җанисәп буенча төп белгечләребезнең берсе Дамир Исхаковның кайбер фикерләре белән танышыйк.

Җанисәп кампаниясендә электрон формада катнашу ни өчен отышлырак?

Халык санын алучылар өйдән-өйгә йөреп яздырганда, арада бик үк намуслы булмаганнары да эләгергә мөмкин. Алар кешеләр әйткән җавапларны язгандай, халык санын алу битләренә үзгә төрле мәгълүматны язып куймас, дип кем әйтә ала. Моны закон тыя, ләкин гамәлдә бу очраштыра. Ә турыдан-туры кешеләр үзләре компьютердан кереп госуслуги порталы аша җавап бирсә, аларга беркем дә йогынты ясый алмый. Шуңа күрә электрон формада халык санын алу “катлаулы” төбәкләрдә файдалы була ала. Шулай ук катнаш гаиләләрдә кешенең милләтен күрсәтү белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ә катнаш никахлар бик күп.

Татар халкының Русиядә сан ягыннан икенче урында  булуы нигә кирәк?

Без гел әйтәбез бит: татарларның Русияне формалаштыруда роле бик зур булган. Менә шул илдә үзебезнең тоткан урынны саклап калу өчен демографик базис булырга тиеш, ул бит безнең тарихта тоткан урынның бер күрсәткече һәм әһәмияте. Әгәр демографик күрсәткечләребез саклана икән, икенче урындагы халык буларак, без бу дәүләттә урыныбыз бар дип әйтә алабыз. Әйтик, бишенче-алтынчы позициядә генә калсак, бу кыен булачак. Мәсәлән, украиннар сан ягыннан узып китәргә мөмкин: Кырым Русиягә кушылгач, алар саны артты.

Кеше үзенең туган телен белмәсә, кайсы телне “туган тел” дип күрсәтергә тиеш?

Туган тел  мәсьәләсендә катлаулырак. Татарларның татарча белмәгәннәре рус телен белгәнлеген күрсәтергә мөмкин.

Ләкин аңлатырга кирәк: “Синең әби-бабаңның теле ул – милләтнең теле”. 

Менә шуны уйлаган вакытта рус телен генә белгән кеше дә, милләт турында уйласа, үзен “татар” дип җавап бирергә тиеш. Шулай итеп, “родной язык” соравына һәрберебез  “татар теле” дип язарга тиеш.

Катнаш никахтагы кешеләргә, җанисәптә буталмасыннар өчен, ничек дөрес юл күрсәтергә?

Фәкать аңлату юлы белән генә. Чөнки катнаш никах булган вакытта кеше барыбер бер генә милләтне сайлап ала. Ике милләтле кеше фактта юк. Шуңа күрә аңа: “Синең милләтең цивилизацияле, зур тарихлы, син ул милләтнең киләчәге турында уйлап, татар булып язылырга тиешсең”, дип аңлатырга кирәк.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев