Логотип Идель
Эксклюзив

Данис Шакиров: Татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2021 ел Халык санынын алу нәтиҗәләре буенча татарлар саны ни сәбәпле кимүен аңлатты. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2021 ел Халык санынын алу нәтиҗәләре буенча татарлар саны ни сәбәпле кимүен аңлатты. 

-    Бөтендөнья татар конгрессының экспертлар бәяләмәсе нигезендә һәм шушы 10 ел эчендә алып барылган эшчәнлеккә таянып, илебездә халкыбызның саны 5,5 миллион. Ун ел эчендә, җанисәп уздырылган вакыт аралыгында, Татарстанның да, татар халкының абруе дөньякүләм дәрәҗәдә артты һәм милли үзаң да түбән түгел, арта гына бара. 2013 елда уздырылган Универсиада, 2015, 2018, 2019 елларда Татарстан тарафыннан уздырылган Дөнья чемпионатлары, 2020 елда  югары дәрәҗәдә уздырылган ТАССРның 100 еллыгы да Татарстанны да, татар халкын да тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрде. Шуңа да татарның саны мин әйткән 5,5 млннан да ким түгел, - дип 2021 елда Халык санын алу нәтиҗәләрен кискен кире какты Данис Шакиров.

Росстат тарафыннан китерелгән мәгълъматлар буенча, татарлар санының 600 меңгә диярлек кимүен исә, Данис Шакиров ковид чоры белән бәйләде.

-    Әгәр дә саннарга игътибар итсәгез, 2010 елдагы нәтиҗәләр буенча 5 миллион 600 мең кеше үз милләтен күрсәтмәгән булса, 2021 елгы халык санын алу буенча, Россиядә 16 миллион 600 мең кешенең милләте билгеләнмәгән. Татарларны шул санда эзләгез. Ковид – безнең мәкерле дошман аркасында, ике тапкыр халык санын алуның сроклары үзгәрү сәбәпле, халык санын алучылар безнең барлык халкыбызга да барып җитмәделәр, - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев