Логотип Идель
Эксклюзив

Дастаннарга нигезләнеп комикслар, мультфильмнар, спектакльләр, балетлар булдырырга ниятлиләр

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2023 ел «Милли дастаннар елы» дип игълан ителде. Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, тарихи, милли аңны чагылдыручы чынагак итеп кабул итәргә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2023 ел «Милли дастаннар елы» дип игълан ителде. Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, тарихи, милли аңны чагылдыручы чынагак итеп кабул итәргә кирәк, ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Аның сүзләренчә, ел дәвамында уздырылачак чараларны – фәнни-гамәли конференцияләрне дә, түгәрәк өстәлләрне дә, җыеннарны да,  социаль челтәрләрдәге эшчәнлекне дә милли дастаннарга бәйләп оештыру планлаштырыла.

Татарда ничә дастан бар соң? Галимнәр дә бу санны төгәл әйтә алмый.  Барлыгы бу төрдәге 100гә якын әсәр бар дип исәпләнә. Халык арасында исә аларның бик азын гына беләләр: “Түләк белән Сусылу”, “Ак күбек”, “Кисекбаш”, “Алпамыш”, “Кыйссаи Йосыф”... Мәктәптә исә “Идегәй”дән башкасын укытмыйлар. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, дәреслекләрдә дастаннарны гади тел белән бирергә кирәк. Дастан белән тарих арасында зур бәйлелек бар, ди ул.

-    Кыргызлар, казахлар, азәрбайҗаннар, башкортлар үз дастаннарын мәктәпләрдә укыталар. Аларны балалар хәтта яттан сөйли. Без ул яктан артта калабыз. Безгә дастаннар буенча аерым хрестоматия чыгарырга кирәк. Ул әсәрләр катлаулы, аларны эшкәртмичә биреп булмый», - ди Дамир Исхаков.

Дастаннарга нигезләнеп комикслар, мультфильмнар, спектакльләр, балетлар булдырылырга тиеш, ди белгечләр. Бу максатларга бюджеттан акча бүлеп бирелер дигән ышаныч белдерелде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев