ДЕКРЕТТАГЫ ӘНИЛӘРГӘ - БУШЛАЙ МАНИКЮР КУРСЫ
1 ай дәвам иткән бушлай укыту көндезге формада үткәрелә...
Казанда хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы һәм даими шәһәр пропискасы булган өч яшькә кадәрге баланы карау ялында булган хатын-кызлар өчен «Маникюр буенча белгеч» юнәлеше буенча укыту курсларына ашыгыч рәвештә төркем туплау алып барыла.
1 ай дәвам иткән бушлай укыту көндезге формада үткәрелә, дип хәбәр ителә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге сайтында. Курсларга юллама алу өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: хезмәт кенәгәсенең таныкланган күчермәсен, эш бирүчедән өч яшькә кадәр бала карау ялында булу турында белешмәне, баланың тууы турында таныклыгының күчермәсен, белем дәрәҗәсе турында документның күчермәсен, шәхси (персоналаштырылган) исәпкә алу системасында (СНИЛС) теркәлүне раслый торган документның күчермәсен.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен шәһәрлеләр Казан мәшгульлек үзәгенә түбәндәге адрес буенча: Декабристлар урамы, 81а, 508 каб., яисә +7(843)562-48-09 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев