Логотип Идель
Эксклюзив

Динә Гарипова: "Миңа һәрвакыт басма матбугатта эшләү ошый иде"

Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова исеме татар дөньясында гына түгел, ә чит илләрдә дә яхшы мәгълүм. Җырчы белән әңгәмәдән өзек.

Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова исеме татар дөньясында гына түгел, ә чит илләрдә дә яхшы мәгълүм. Җырчы белән әңгәмәдән өзек:

– Әти-әниләрең кемнәр?

– Әтием Фәһим, әнием Әлфия – алар икесе дә Казанда медицина университетында укыттылар, фән кандидатлары. Әбием исән-сау, аның белән татарча сөйләшәбез. Әти дә, әни дә без – балаларына (Динәнең абыйсы да бар. – Ред.) бик яхшы тәрбия бирде. Беркайчан да үз хыялларын безнең аша тормышка ашырырга омтылмадылар, үз мавыгуларыбызны табарга һәм асыл максатларыбызга ирешергә мөмкинлек бирделәр. Нәрсәгә тотынсам да, һәрчак хуплап, үсендерәләр генә. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә театр вузына укырга керергә теләвемне әйткәч тә, шунда ук ризалаштылар. Минем өчен ничек кенә борчылсалар да, фикеремә каршы чыкмадылар. Моның өчен рәхмәтлемен. Ул вакытта Мәскәүгә укырга керә алмадым... «Киләсе елда тагын көчеңне сынап карасың», – дип юаттылар, әлегә үземә кызыклы булган башка уку йортында укый торырга киңәш иттеләр. Шуннан Казан федераль университетының журналистика факультетына укырга кердем.

– Динә, журналистика белемең сәхнә тормышында ярдәм итәме? Киләчәктә журналистика юлыннан да китәргә ниятләмисеңме?

– Әлбәттә, булыша. Журналистлык тәҗрибәм булу сәбәпле, мин үзем яза, тикшерә һәм килештерә алам. Куелган сорауларга җентекләп җавап бирергә тырышам. Язманың кайда дөнья күрәчәгенә карап, җавапларны үзем әзерлим. Миңа һәрвакыт басма матбугатта эшләү ошый иде, чөнки анда нәрсә кирәклеген энәсеннән җебенә дигәндәй тасвирлап, фикереңне төрле сүзләр кулланып тәкъдим итү мөмкинлеге бар бит. Хәзер артист һәм журналист эшен бергә алып барам дияргә мөмкин, чөнки кайбер интервьюлар өчен текстлар язуны дәвам итәм һәм материалларны басылганчы, үзем редакцияләп тә чыгам әле.

– Шигырьләр иҗат иткәнеңне беләбез. Күбрәк нинди темаларны колачларга тырышасың?

– Шигырьләрне кечкенәдән язам. Әүвәлгеләре беренче сыйныфта диярлек иҗат ителде. Төрле темалар кызыксындыра. Әлбәттә, мәхәббәт темасыннан башка булмый инде, андыйлары бик күп. Балачакта әти-әнием турында язылды, хәтта әкиятләр һәм мәсәлләр дә иҗат иттем, әмма, кызганыч ки, алар иске дәфтәрләр арасында югалып калдылар, таба алмадым. Хәзер шигырьләр язуны дәвам итәм, әмма инде башлыча җырлар яздыру өчен. Чыгачак альбомымда аларны тыңларга мөмкин булачак.

– Шигырьләреңне туплап китап итеп бастырып чыгарырга теләгең юкмы? Синең хакта китап чыкты бит инде, югыйсә...    

– Үз шигырь китабымны чыгару турында әлегә уйламадым, чөнки китап кадәр китапка җитәрлек иҗатым юк, шигырьләр күп түгел. Әмма саллы гына җыелгач, бәлки бу хакта уйлап карармын да әле...

Тулырак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев