Логотип Идель
Эксклюзив

ЭКСКЛЮЗИВ: ЗӨЛӘЙХА КЫДАШЕВА КАЯ КИТКӘН?

Баксаң, Флюра апа актив яши икән. Быелгы халык санын алу уңаеннан мессенджерларның берсендә оешкан “Җанисәп” төркемендә ул милли-гамьле язмаларын бастыра.

Флюра Низамова исемле атаклы, үткен каләмле журналистның иҗади тәхәллүсе Зөләйха Кыдашева булуын “Татарстан яшьләре”н 1980-90 еллар азагында, 2000 еллар башында укыганнар яхшы хәтерли булыр.  “Татарстан яшьләре”ндә ул 1984 тән 2008 гәчә хезмәт куйды –  24 ел.

Кыдашеваның хәзер Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Шах авылында яшәп ятканын күпләр белмидер, мөгаен. Лаеклы ялга чыккач, энесе бик нык авырып китү сәбәпле, аны карарга дип, Флюра Низамова туган якларына кайткан. Ара-тирә сирәк кенә Татарстан матбугатында язмалары күренгәләп ала, кайвакыт социаль челтәрләрдә милли темаларга постлар астында аның шәрехләренә дә юлыгасың.

Баксаң, Флюра апа актив яши икән. Быелгы халык санын алу уңаеннан мессенджерларның берсендә оешкан “Җанисәп” төркемендә ул милли-гамьле язмаларын бастыра. 

“Менә, түткиегез кичә район үзәгендә үткән театр фестивалендә,  "Зәңгәр шәл" дә - икенче абыстай. Грим бүлмәсендә” дип язып, төркемгә фотосын да куйгач, моңа җавап шәрехләр дә, сораулар да байтак күренде.

Флюра Низамова, аларга аңлатма биреп:

“Бу спектакль дә нәкъ өзек кенә, абыстайлар күренешен уйнадык, биш абыстай. Тулысынча уйнарга ирләр җитми бит. Аннары, шундый зур, күләмле әсәрне уйнарга кеше саны да, сыйфаты да җитәрлек түгел авылда. Концертларда шул өзекне генә уйныйбыз. Ә кичә Ярмәкәйдә (район үзәге. Авт.) биш-алты авылдан татарча өзекләр күрсәттеләр, төрлесе төрле авторныкы. Бездә тагы чуаш, мукшы авыллары да бар. Алары нигәдер урысча уйныйлар. Күпчелек - татар авыллары. Башкортлар бөтенләй дә юк безнең районда, күрше-тирә районнарда да юк”- дип язды.

Билгеле инде, милләттәшләребез турында хәбәр укуы күңелле. Мондагы каланчадан, иң пассионар татарлар да Башкортстанда яшидер кебек. Әмма Флюра апа, никадәр оптимист булса, шул микъдарда ук реалист та икән:

“Читтән генә шулай күренәдер ул. Монда, Башкортстанда, татарлар купчелек халык, хәтта - төп халык булганга күрә, арадан шул пассионарлары калкып чыккалап торадыр. Әле каршылык, ярыш элементы да бар. Әмма бу - әлеге, китеп баручы буын татарларына хас күбрәк, чөнки без заманында татарча укып үскән буын. Без бала чакта бит мәктәптә, урыс теле, әдәбиятыннан тыш, калган барлык фәннәр дә татарча укытыла иде. Хәзер, киресенчә, татар авылларында атнага берсе, икесе генә сәгатьлек татар теле керә. Авыл мәктәбендә дә барлык аралашу, тәрбия эшләре тик урысча бара. Күз алдында хәзерге татар баласы урыс булып үсә”.

Флюра апа үзләре уйнаган спектакльдән өзек видеосын да җибәрде.

“Мәйсәрә сәхнәгә чыгып керә, мин аның өчен җырлыйм. Музыкасыз гына инде”, - дип язды аның астына.

Флюра Низамова – Зөләйха Кыдашева белән мессенджерда шулай җәһәт кенә аралашып алдык әле менә. Хәзерге заман технологияләренең шундый мөмкинлек бирүе өчен ихластан сөенеп куйдым.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев