Логотип Идель
Эксклюзив

Эльмир Низамов һәм дуслары концерт куячак

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов 17 нче февраль көнне «Пирамида»да татар җырларыннан гына торган «Эльмир Низамов һәм дуслар» исемле концерт куячак.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов 17 нче февраль көнне «Пирамида»да татар җырларыннан гына торган «Эльмир Низамов һәм дуслар» исемле концерт куячак.

«Иң танылган җырларны һәм җырчыларны җыеп концерт үткәрү зур хыялым иде. Бу концертның максаты – шул хыялны тормышка ашыру», – диде Эльмир Низамов концерт программасына багышланган матбугат конференциясендә.

Концертта 25-26 татар җыры яңгыраячак. Идрис Газиев, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар катнаша. Музыкаль продюсер – Валерий Коротков. Режиссер – Эльмир Низамов үзе.

«Концертта җанлы музыка, тере тавыш булачак. Кайбер җырлар яздырылып, интернет киңлекләрендә булса да, сәхнәдән тере тавышка беренче тапкыр яңгыраячак», - диде Эльмир Низамов.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев