Логотип Идель
Эксклюзив

Энҗе Габдуллина «Татар кызы - 2022» исеменә лаек дип табылды

Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Татар кызы" республикакүләм бәйгесенең финалы узды. Иң уңган, иң булган 11 татар кызы Татарстан данын халыкара бәйгедә яклау өчен ярышты. 

Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Татар кызы" республикакүләм бәйгесенең финалы узды. Иң уңган, иң булган 11 татар кызы Татарстан данын халыкара бәйгедә яклау өчен ярышты. 

Быелгы республикакүләм «Татар кызы - 2022» бәйгесенең финалы мәгърифәтчелеккә багышланган иде. Шуңа бәйле рәвештә, катнашучылар мәгърифәт, сәясәт, матбугат өлкәсендә эшләүче, карьераларында уңышка ирешкән үз төбәк  хатын-кызлары турында сөйләде. Финалист кызларның чыгышлары музыка, бию һәм кунаклар котлаулары белəн үрелеп барды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров финалга җыелганнарны сәламләп, бәйге Конгрессның уңышлы проектларының берсе булуын билгеләп үтте.

-    Бәйге бүгенге көндә тулы бер хәрәкәткә әверелде. Бу матурлык, сәләт, милли традицияләр бәйрәме. Әлбәттә, бу бәйгенең тирән мәгънәсе, эчтәлеге һәм нигезе бар. Бөек мәгърифәтчебез Мөхлисә Бубыйның шундый сүзләре бар: “Хатын-кызның вазыйфаи бурычы ана телен саклау. Бу әлеге бәйгенең дә шигаре була ала, - диде Данис Шакиров.

Гран-при иясе Актаныш районы кызы Энҗе Габдуллина булды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 60 мең сумлык сертификат бүләк ителде.  Җиңүче Казан федераль университеты, Социаль-фəлсəфи фəннəр һəм гаммəви коммуникацияләр институты, Журналистика һəм медиакоммуникациялəр югары мəктəбендә белем ала. Мəкалəлəр язарга, видеороликлар монтажларга, майлы буяулар белəн рəсем ясарга һəм җырларга ярата. Милли көрəш белән кызыксына, ярышларны калдырмый. Көрəш турында махсус «Энҗеле көрəш» исемле видеоблог алып бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшли.
Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе кысаларында булдырылган «Казан гүзәле-2022» исеменә Казан кызы Зәринә Әгълиуллина лаек булды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Иң уңган кыз» — Регина Шәйгарданова (Мөслим районы)
"Иң назлы кыз" - Язгөл Миңнуллина (Казан)
"Иң зыялы кыз" - Зилә Минһаҗева (Югары Ослан районы)
«Иң тырыш кыз» — Язилә Әгълиуллина (Мөслим районы)
«Иң серле кыз» — Рәмилә Шәмсемөхәммәтова (Яр Чаллы)
«Иң сөйкемле кыз» — Камилә Сөнгатова (Лаеш районы)
«Иң ягымлы кыз» — Айгөл Шакирова (Балык Бистәсе районы)
«Иң кыю кыз» — Сиринә Насыйбуллина (Яшел Үзән районы)
«Иң максатчан кыз» — Гөлия Хәкимова (Әтнә районы)
«Иң зирәк кыз» — Зәринә Әгълиуллина (Казан)
«Иң моңлы кыз» — Энҗе Габдуллина (Актаныш районы)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев