Логотип Идель
Эксклюзив

Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була

Төнлә генә туганнары чаң суга.

Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 6 мартта Мотыгинский районында 11 яшьлек малай һәлак булган.

Узган шимбәдә төн урталары җитәр алдыннан, 11 яшьлек малайның туганнары полициягә мөрәҗәгать итә. Алар бала югалуы турында әйтә.

Малай яши торган йортка хокук саклаучылар килә. Баланың мәетен йорт янындагы сарай артыннан табып алалар.

Соңрак ачыкланганча, малай белән әби өйдә икесе була. Аннары әби кеше баланы ялгызын калдырып, үзе эшләре белән чыгып китә.

Малай караучысыз калгач, сарай түбәсеннән кар көртенә сикереп уйный башлый. Бер мизгелдә ул карга башы белән сикерә һәм батып кала. Бала кардан чыга алмый һәм һәлак була.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев