Логотип Идель
Эксклюзив

Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң...

Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...

Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән. 

Норвегия башкаласы Ословда 2011 елда үлгән 60 яшьлек ирнең җәсәден тапканнар. Ул шул гомер буе салым түләп торган.

Полиция аның үз үлеме белән үлгәнен ачыклый. Өендәге кулланылмаган сөт савытыннан аның кайчан үлгәнлеген ачыклыйлар.

«Без бу хакта эштә озак сөйләштек. Бу ниндидер аерым очрактыр бәлки, әмма без үзебезгә сорау бирергә тиеш: гомумән, ничек болай була ала соң ул?» — дигән полиция тикшерүчесе Грете Лиен Метлид.

Тагын бер үзенчәлекле күренеш: дәүләт бу ирнең картасыннан үз түләүләрен алып барган. Әмма пенсия фонды, бу ир белән элемтәгә керә алмауны сәбәп итеп, пенсия түләүне 2018 елда туктаткан. Ягъни, акча түләргә кирәк булганда дәүләттән кешенең килеп соравы кирәк. Әмма «элемтәгә кереп булмады» дигән сәбәп белән акча алуны туктатмаганнар.

Чыганак: Интертат

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев